Якташыбыз, Россия эшмәкәре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, зәркән базары эксперты, "Алмаз-Холдинг» сәүдә маркасына нигез салучы, Кострома өлкәсе Думасының V һәм VI чакырылыш депутаты Гомәров Флүн Фәһим улы Россия Президенты В.В. Путинның 756 санлы карары нигезендә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" II дәрәҗә орден медале белән бүләкләнде. Зур хөрмәткә лаек булган якташыбызны ихластан котлыйбыз!
Флүн Фәһим улы 1957 елда, Актаныш районы Чәчер авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1974 елда Казан инженер-төзелеш институтына укырга керә. 1979 елда "автомобиль юлларын төзүче инженер" белгечлеге буенча диплом ала һәм юллама буенча Мәскәү өлкәсенең Шаховская бистәсенә җибәрелә. Шул вакыттан бирле Флун Гомәров СССР Энергетика һәм электрлаштыру министрлыгы предприятиеләрендә эшли. Гомәров хезмәт эшчәнлеген «Гидроэлектростанцияләр төзү һәм монтажлау буенча баш идарәнең» "Гидроэнергоканалстрой " автотранспорт һәм җитештерү берләшмәсенең өлкән механигы вазыйфасында башлый.
1982 елда Мәскәүдә «Гидроэнергоканалстрой» "Союзгидроэнергострой" Бөтенсоюз трестының төзелеш-монтаж идарәсе прорабы булып эшли. 1984 елдан - Калугадагы «Гидроэнергоканалстрой» гидротехник корылмалар төзү буенча Бөтенсоюз трестының 2нче күчмә механикалаштырылган колоннасының өлкән прорабы. 1987 елдан Флүн Гомәров гидротехник корылмалары һәм «Гидроэнергоканалстрой» каналлары төзү буенча Бөтенсоюз трестының Клин хуҗалык исәп-хисап участогы башлыгы вазыйфасына билгеләнә һәм бу вазыйфада 1989 елга кадәр эшли. Мәскәү өлкәсендә — Загорский ГЭСы өчен, Подольск, Ступин районында электростанцияләр һәм гидроузеллар өчен гидротехник корылмалар төзүдә катнаша. 1989 елдан 1993 елга кадәр Флүн Гомәров төзелеш һәм сәүдә өлкәсендә кече бизнес предприятиеләре белән җитәкчелек итә.
1993 елда Гомәров «Алмаз» зәркән предприятиесенә нигез сала һәм күпмедер вакыттан соң ул холдинг дәрәҗәсенә күтәрелә.
Тормыш иптәше белән 3 ул 1 кыз үстерәләр. Бүгенге көндә Мәскәүдә һәм Кострома өлкәсенең Красносельск районында яши.