24 декабрь көнне мәктәбебездә укучыларның “Яңа ел” бәйрәме булды. Бәйрәм оешкан төстә, бик күңелле үтте.
28 нче декабрь көнне Кәзкәй башлангыч мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар белән "Кыш бабайда сер бар" исемле әкият - тамаша әзерләп күрсәтелде.
Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын эзтабарга кабул итү буенча тантаналы дружина сборы булды.
Иртәгә, 29 декабрь көнне сәгать 9:00 дә Актаныш районында кышкы ярминкә оештырылачак.
26 нче декабрь көнне СХТ китапханәсендә "Оригами" интереслар клубының чираттагы утырышы үтте.
25 нче декабрь көнне мәктәбебезнең иң тырыш укучыларыннан берсе булган 10 нчы класс укучысы Әюпов Шамил республика балалар чыршы бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм тамашасын ошатып, яңа дуслар табып, яңа уңышларга ирешерлек көч җыеп кайтты ул.
24 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме булды.
26 декабрь көнне үзәк китапханәнең "Туган тел" клубы Актаныш технологик техникумы укучылары белән шәмаил эшләү техникасы буенча дәрес үткәрде.