ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

20 нче гыйнвар көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында Аккүз мәктәбе филиалы булган Михайловка башлангыч мәктәбендә II-IV классларда "Путешествие по Литературию" темасына ачык дәрес һәм "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән исем астында класстан тыш чара үткәрелде. Ачык дәрес һәм класстан тыш чараны башлангыч класс укытучысы А.Ф.Исламова үткәрде. Дәресләр мәктәп директоры И.Ә.Шакиров, укыты-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Й.Исламова һәм Аккүз мәктәбенең башлангыч класс укытучысы А.Ф.Хисамова тарафыннан тыңланып, анализланды. Шул ук көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә I-IV класс укучылары катнашында татар теле һәм әдәбияты буенча "Тамчы шоу" уены үткәрелде. Уенны башлангыч класс укытучысы Э.Ф.Гарипова оештырды һәм алып барды.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Киров авыл китапханәчесе "Тамчы" балалар бакчасында булды. Анда, экология елына багышлап, табигать темасына әкиятләр, шигырьләр укылды. Соңыннан төрле кызыклы уеннар уйналды. 

"Мин табигать яратам"

Киров авылында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның 80 яшьлек юбилеена багышланган ретро концерт.

М.Ш.Шәймиев юбилеена багышланган ретро концерт.

Татарстанның Беренче Президенты- Минтимер Шәрип улы Шәймиевка - 80 яшь.

"Илен зурлаганны - Ил зурлай"

20 гыйнвар көнне Уразай авыл китапханәсендә "Актаныш улы- илбашы" дигән кичә үтте. Кичә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевка багышлап үткәрелде. Китапханәдә китап күргәзмәсе төзеп куелды,презентация күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International