Киров авыл клубы яналыклары

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Киров мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында "Мин табигатьне яратам" дип исемләнгән иртә үткәрделәр. Әлеге чара экология елына багышланган иде. Биредә балаларга тирә-юньне саклау, кайгырту турында аңлатылды. Балаларда табигатькә карата мәхәббәт уяту- чараның төп максаты иде. Балалар белән торле кызыклы уеннар уйналды, китаплар белән таныштырылды, шигырьләр, әкиятләр укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International