18 февральдә, районыбызның «Актаныш» универсаль спорт комплексында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы узды.
17 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Утлы еллар хатирәсе" дип исемләнгән патриотик кичә үткәрелде. Бу чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланды.
17 нче февраль көнне Кәзкәй мәдәният йортында балалар бакчасы коллективының "Балачак илендә" исемле концерты булды. Әлеге концерт ата - аналарның, килгән тамашачыларның "Уенчык алырга булыш" акциясе кысаларында уздырылды.
17 февраль көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 13 утырышы узды. Анда депутатлар 2016 нчы елның социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга бурычлар хакында сөйләштеләр. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.
17 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә яңа кайткан китапларны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.
Аккүз авыл китапханәсендә экология елына "Туган ягым- яшел бишек" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.Мәктәп укучылары белән "Кеше һәм табигать" дигән экология сәгате уздырылды.
16 февраль көнне - герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан Аккүз авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.