Балалар иҗат үзәгендә иң матур бәйрәм – Әниләр көне булып узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әниләре белән бәйрәмгә килделәр. “Минем әни бер генә!” портретлар күргәзмәсеннән һәр сабый үз эшен әнисенә күрсәтте. “Иң яхшы шигырь сөйләүче” бәйгесендә катнашучылар күчтәнәчләргә һәм бүләкләргә ия булдылар.Эчтәлекле бәйрәм концертын “Лачын” егетләр вокаль ансамбле ачып җибәрде. Әниләр дә, балалар да тамашада актив катнаштылар. Балалар өчен әниләр сәхнәләштереп күрсәткән “Теремкәй” әкияте аеруча күңелле булды. Кул эшләреннән, пешерелгән ризыклардан ”Хәйрия” күргәзмә-сату оештырылды.
23 ноябрь көнне мәдәният йортының кече залында үзәк китапханә хезмәткәрләре әниләр һәм технология техникумы укучылары өчен “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!” дигән чара уздырды. Чарада ялгызы гына өч бала үстергән ике үрнәк әни – гомерен китапханә эшенә багышлаган Флүдә апа Гимадиева һәм тормышын почта белән бәйләгән Фәнҗия апа Харисова – үзләренең тормыш вакыйгалары белән уртаклаштылар, яшьләргә файдалы киңәшләр бирделәр.
Кичәдә Зөһрә апа Митрофанова үзенең әниләр турында язган шигырьләрен укыды. Лилия Талипова матур җырлары белән чараны ямьләде. “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!” китаплар күргәзмәсе һәм аңа күзәтү ясалды, буктрейлер күрсәтелде.
Китапханә директоры Ландыш Шәмсунова әниләргә истәлек бүләкләре тапшырды, катнашучыларны китапханәгә чакырып калды. Әниләргә карата кадер-хөрмәт, олылау хисе булдыру, аларның һәркем өчен газиз, бер генә булуын төшендерү максатыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңеленә якты хәтирә булып уелды.
Хәрби комиссариат килешү нигезендә хәрби хезмәткә чакыра. Хезмәт итү, иң беренче чиратта, Үзәк хәрби округның хәрби частьларында, төгәлрәк әйткәндә – Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә танк дивизиясендә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Актаныш авылы, Ленин проспектының 51 нче йортына мөрәҗәгать итү кирәк, хәбәрләшү өчен телефоннар – 3-13-33, 3-13-35.
«Ышаныч телефоны»на кергән мөрәҗәгатьләрдә шалтыратучының исем-фамилиясе, атасының исеме, Татарстан Росреестры оешмасы хезмәткәрләренең коррупцион гамәлләре турында факт булырга тиеш. Мөрәҗәгать биш минуттан да артып китмәсен. Аноним шалтыратулар кабул ителми һәм каралмый. Мөрәҗәгатегезгә җавап аласыгыз килсә, телефон номерыгызны, почта адресын һәм электрон адресыгызны күрсәтү зарур.
Ялган мәгълүмат бирүчегә РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе буенча җаваплылык каралган.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Актаныш поликлиникасында теркәү бүлмәсенең 3-15-85 телефон номеры вакытлыча 3-05-47 номерына үзгәрде.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, әниләр һәм балалар, гаилә дәүләт тарафыннан якланганнар. Балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү - әти-әниләрнең тигез хокукы һәм вазифасы. Баланы матди карау тулы канлы физик һәм рухи үсеш өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Балигъ булмаган һәм эшкә сәләтсез балигъ булган балаларны Россия Федерациясе территориясендә тәрбияләү мәсьәләләрен җайга салучы төп норматив-хокукый акт булып Россия Федерациясенең Гаилә кодексы тора. Әти-әниләр үзләренең балигъ булмаган, шулай ук эшкә сәләтсез, ярдәмгә мохтаҗ балигъ булган балаларын карарга мәҗбүрләр.
Бүген – 22 ноябрь көнне Казан шәһәренең “Мәктәптән тыш республика үзәге”ндә балалар сәнәгате робототехникасының терәк мәйданчыклары булдыру буенча игълан ителгән бәйгесенең яклау этабы үтте. Актаныш районы Балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин терәк мәйданчыгын Актанышта булдыру зарурлыгын күрсәтеп, мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясады.Үз чыгышында Актаныш районында робототехника эшчәнлеге буенча ирешелгән үрләрне,кадрлар белән тәэмин ителешне, эшчәнлекнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән башланып, дәвамлы алып барылуын күрсәтте. Терәк мәйданчыгы районыбызда булдырылган очракта, киләчәктәге планнар белән дә таныштырды. Техник юнәлештә эшчәнлек оештыру - замана таләбе.Чөнки хәзерге вакытта җәмгыятьнең барлык өлкәләре дә мәгълүматлаштырылган. Барлык төр яңалыкны актив эшчәнлеккә кертү алып барыла. Безнең максат-заман таләпләренә туры килгән, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары” категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә. Шулай ук 8(85552) 3-44-16 телефон номеры буенча да аноним шалтыратулар кабул ителә.
Район мәдәният йортында зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы башланып китте. Бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру.
Беренче булып жюри әгъзалары мәктәп командалары тәкъдим иткән “Дус сыйныф серләре” дигән күргәзмә белән таныштылар. Анда ниләр генә юк – фотоальбомнар, стена газеталары, плакатлар, бергә эшләгән иҗади проектлар, портфолио, кул эшләре – бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр. Мәктәп командалары сыйныф сәгатьләрендә әти–әниләр белән бергә башкарган проект эшләрен дә алып килгәннәр.
Бәйгене ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – жюри рәисе Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы 24 мәктәпнең дә ата-аналар комитеты командаларына рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларгә белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә. Мәгариф эшчәнлегендә “Укытучы-укучы-ата-ана” бердәмлегенә омтылабыз. Моңа ирешүдә “Дус сыйныф серләре” бәйгесе көчле этәргеч бирә. Өч ел дәвамында бәйгедә катнашучы ата-ана комитетлары хәзер инде тәҗрибә туплады, остарды һәм алар яңа командаларга да үрнәк булып тора, дигән фикерен белдерде ул.
23 ноябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак.
Кар явачак. Кайбер районнарда буран. Төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.