ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

17 март - Актаныш районы башлыгы призына  чаңгы эстафетасы

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Әлеге ярыш белән районда кышкы спорт сезоны тантаналы ябыла.

Кышкы сезонны ябу һәм чаңгы эстафетасы  17 март көнне  "Бүләк" чаңгы трассасында 9.30 сәгатьтә теркәлү белән башлана, ярышка старт 11 сәгатьтә бирелә.

Катнашучылар һәм ярышларны уздыру шартлары.

Хатын-кызлар һәм ир-атлар эстафетасы, команда составында 4 ир-ат һәм 4 хатын-кыз. Анда мәгариф оешмаларының, предприятиеләрнең һәм авыл җирлекләренең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнаша. Ярышларда 18 яшь тулган спортчылар катнаша.

Программа.

1 старт - ир атлар, 4 этап, дистанция 1250 метр,

2 старт - хатын кызлар, 4 этап, дистанция 1250 метр.

Хәрәкәт итү ысулы ирекле.

Ярышка рәхим итегез!

 

9-10 март көннәрендә Менделеевск шәһәрендә  "Созвездие-Йолдызлык" XIX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесендә җиңүчеләр.

Хореография:  “Образ”, “Ак инеш” – беренче урын.

Вокал-соло: Әминә Зиннурова – махсус приз; беренче кечкенәләр төркеме, Азалия Лотфуллина  - икенче урын; икенче кечкенәләр төркеме, Рузилә Сабирова – беренче урын, Аяз Ялалов – икенче урын; уртанчылар төркеме, Әдилә Хөсәенова, Илмир Заһретдинов – беренче урын, Сөмбел Харисова – икенче урын; өлкәннәр төркеме, Лилия Зиннурова – икенче урын.

Вокал ансамбль: кечкенәләр төркеме, “Лачыннар” – беренче урын, “Тамчы” – икенче урын; уртанчылар төркеме, “Умырзая” – беренче урын.

Дуэт: уртанчылар төркеме, Илмир  Заһретдинов, Айваз Галимов – өченче урын.

Конферанс: кечкенәләр төркеме, Айзилә Галиева, Айлинә Шәйхразыева – махсус приз, Саид Хәлилов, Билал Мөхәммәтов  - махсус приз, Таңсылу Сәлахова – беренче урын, Аяз Ялалов, Солтан Бәдретдинов – икенче урын, Фирзәр Шәяхмәтов – икенче урын; уртанчылар төркеме, Илназ Яхин – өченче урын.

Зона турында  җиңүчеләребез   14-18 апрельдә Казанда финалда чыгыш ясаячак.  Нәтиҗәләр 19 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта билгеле булачак.

Тэги: Йолдызлык Талантлар

12
март, 2019 ел
сишәмбе

Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы  Фәттаховка балаларның сәләтләрен үстерүдәге хезмәтләре өчен “Йолдызлык” фестиваленең кубогы һәм дипломы тапшырдылды.

Тарихи фото: Актанышның хоккейчы кызлары – чемпионнарның  тренеры Юрий Николаевич Ерошенко Актаныш район башлыгы – Актаныш хоккей федерациясе Президенты Энгель Нәвап улы Фәттахов белән.

22-23 февраль көннәрендә Мамадыш шәһәренең “Олимп” боз сараенда 2002-2004 елгы кызлар командалары арасында хоккей беренчелеге финалы-2018-2019 ел сезоны узды.  Татарстан Республикасы беренчелегендә  5 команда катнашты. 1 урынны Актаныш авылыннан «Лачын» командасы яулады. Талипова Инзилә «Лачын» командасыннан  “Иң яхшы капкачы” номинациясендә җиңүче булды.

25-26 февраль көннәрендә Кама Аланы поселогының “Олимпия” боз сараенда 2005-2007 елгы  кызлар командалары арасында хоккей беренчелеге финалы - 2018-2019 елгы сезон узды. Татарстан Республикасы беренчелегендә дүрт команда катнашты. Икенче урынны Актаныш авылыннан «Лачын» командасы яулады. Авзалова Азалия “Лачын” командасыннан “Иң яхшы сакчы” номинациясендә җиңүче булды.

11 март көнне Кукмара районыннан Фәнүзә Кадыйрова, Актаныш районыннан Лиана Ганиева һәм Саба районыннан Ландыш Фәләхова Россия җыелма командасы составында Красноярскидагы кышкы Универсиадада алтын медаль яуладылар.  Финал очрашуында Россия командасы Канаданы 2:0 исәбе белән җиңде. Финал очрашуында Россия командасы 2:0 исәбе белән Канаданы отты. Безнекеләргә җиңү китергән алканы Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганиева кертте, пасны исә аңа Фәнүзә Кадырова бирде.

 

Тэги: Чемпионнар Энгель Фәттахов

Финал очрашуында Россия командасы 2:0 исәбе белән Канаданы отты. Безнекеләргә җиңү китергән алканы Лиана кертте, пасны исә аңа Фәнүзә бирде.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Кар, көндез урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан төнлә 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 16 м/с, көндез 5-10 м/с. кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..- 8 º, аязган вакытта-11 º; көндез максималь һава температурасы -1 ..+1 .º              

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Кар, көндез урыны белән юеш кар.  Төнлә аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнбатыштан төнлә 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с, көндез 5-10 м/с. кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 8 º, аязган вакытта-12 º; көндез максималь һава температурасы -3 ..+2 .º            

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Казан буенча:

Болытлы. Вак яңгыр, яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр. Томан, көндез урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез +1..+3 .º

Юлларның аерым участокларында бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы. Вак яңгыр, яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр. Томан, төнлә урыны белән бозлавык, көндез республиканың көнбатышында буран. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+3 .º Көндез максималь һава температурасы +1..+6 .º

Юлларның аерым участокларында бозлавык.


9
март, 2019 ел
шимбә

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә кар, юеш кар һәм яңгыр, көндез урыны белән бераз явым-төшемнәр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-4 .º Көндез максималь һава температурасы +2..+4 .º

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә - күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Аерым районнарда томан. Төнлә урыны белән кыска вакытлы буран; бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метрга кадәр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.


8
март, 2019 ел
җомга

Бүген - 8 март көнне Актанышта район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы узды.

Ярыш нәтиҗәләре.

Мәгариф учреждениеләре арасында: 1 урын – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2 урын - Актаныш технология техникумы, 3 урын - Актанышның 1нче мәктәбе.

Авыл җирлекләре арасында: 1 урын - Байсар авыл җирлеге, 2 урын - Иске Сәфәр авыл җирлеге, 3 урын - Яңа Әлем авыл җирлеге.

Оешмалар һәм учреждениеләр арасында: 1 урын - "МНКТ" ҖЧҖ, 2 урын-Башкарма комитет, 3 урын – район мәдәният йорты.

 

Актаныш районында 8 март көнне район предприятиеләре һәм оешмалары арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган традицион кышкы спартакиада старт алды.

Кышкы спартакиада инде күптән традицион спорт ярышлары гына түгел, ә Актаныш районы территориясендә үткәрелә торган иң танылган, яраткан һәм популяр кышкы чараларның берсе булып тора. Анда барлык оешма һәм учреждение вәкилләре катнаша.

Быел спартакиада программасы кайбер үзгәрешләр кичерде. Мәсәлән, ярыш төрләре арасында чаңгы эстафетасы, армспорт, герләрне ике кул белән күтәрү, аркан тарту, турникта тартылу, идәннән этелеп күтәрелү, шорт-трек, йөзү. Бадминтон, волейбол, алкалы хоккей, өстәл теннисы, шахмат буенча ярышлар да гомуми исәпкә кертелеп нәтиҗә ясалачак.

Спартакиадага район Советы бинасы каршындагы мәйданда старт бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International