9-10 март көннәрендә Менделеевск шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" XIX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесендә җиңүчеләр.
Хореография: “Образ”, “Ак инеш” – беренче урын.
Вокал-соло: Әминә Зиннурова – махсус приз; беренче кечкенәләр төркеме, Азалия Лотфуллина - икенче урын; икенче кечкенәләр төркеме, Рузилә Сабирова – беренче урын, Аяз Ялалов – икенче урын; уртанчылар төркеме, Әдилә Хөсәенова, Илмир Заһретдинов – беренче урын, Сөмбел Харисова – икенче урын; өлкәннәр төркеме, Лилия Зиннурова – икенче урын.
Вокал ансамбль: кечкенәләр төркеме, “Лачыннар” – беренче урын, “Тамчы” – икенче урын; уртанчылар төркеме, “Умырзая” – беренче урын.
Дуэт: уртанчылар төркеме, Илмир Заһретдинов, Айваз Галимов – өченче урын.
Конферанс: кечкенәләр төркеме, Айзилә Галиева, Айлинә Шәйхразыева – махсус приз, Саид Хәлилов, Билал Мөхәммәтов - махсус приз, Таңсылу Сәлахова – беренче урын, Аяз Ялалов, Солтан Бәдретдинов – икенче урын, Фирзәр Шәяхмәтов – икенче урын; уртанчылар төркеме, Илназ Яхин – өченче урын.
Зона турында җиңүчеләребез 14-18 апрельдә Казанда финалда чыгыш ясаячак. Нәтиҗәләр 19 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта билгеле булачак.