Финал очрашуында Россия командасы 2:0 исәбе белән Канаданы отты. Безнекеләргә җиңү китергән алканы Лиана кертте, пасны исә аңа Фәнүзә бирде.
Кукмара бирә, Актаныш кертә, Россия җиңә. Татарстан кызлары Универсиадада алтын яулады.
Хоккейда хатын-кызга урын бармы? Көчле затлар әнә шулай дип бәхәсләшкән арада гүзәл туташлар кәшәкәне тагын да ныграк тотарга тырыша. Россия җыелма командасы составында исә татар кызлары да бар. Кукмарадан Фәнүзә Кадыйрова, Актаныштан Лиана Ганиева һәм Сабадан Ландыш Фәләхова Красноярскида узган Кышкы Универсида ярышларында алтын медаль яулады. Фәнүзә белән Лиана ике ел элек Алма-Атада да шундый ук уңышка ирешкән иде.
Казанның “Ак барс” командасы соңгы елларда Татарстан хоккеенда тәрбияләнгән егетләргә игътибар бирсә, хатын-кызлар хоккеенда моның нәкъ киресе күзәтелә. Ник дигәндә, республикада кызлар чыгыш ясый торган профессионал команда юк. Шуның аркасында өметле туташлар башка төбәкләрдә уйнарга мәҗбүр. Әйтик, Әлмәт кызы Ольга Сосина хатын-кызлар хоккеенда иң көчле уенчылардан санала. Хәзер ул Башкортстандагы “Агыйдел” өчен чыгыш ясый. Заманында “Арктик-Университет” исеме астында Ухтада уйнаган, хәзер исә СК “Горный”га әверелгән (Санкт-Петербург) командасында исә бүген берьюлы дүрт татар кызы алка суга. Болар – Фәнүзә Кадыйрова, Лиана Ганиева, Алсу Рәхимова һәм Айсылу Рәхимова.
Фәнүзә белән Лиана Россия җыелма командасы белән ике ел элек Алма-Атада узган Кышкы Универсиада ярышларында чемпион исемен яуладылар. Быел Красноярскидагы турнирда исә бу уңышларын тагын бер мәртәбә кабатладылар. Алтын яулаган спортчылар исемлегендә Сабадан Ландыш Фәләхова да бар. Финал очрашуында Россия командасы 2:0 исәбе белән Канаданы отты. Безнекеләргә җиңү китергән алканы Лиана кертте, пасны исә аңа Фәнүзә бирде.
Кукмара кызы Фәнүзә хоккейда тәүге адымнарны ул әтисе – үз төбәкләрендә танылган көрәшче Фәһим Кадыйров кулы астында ясый. “Фәнүзә һәрвакыт янымда мәш килде. Ә берсендә күнегүгә килмәгән бер малай урынына бозга уйнарга кызымны чыгардым. Шуннан бирле хоккей формасын салганы юк”, – дип сөйләгән иде Фәһим әфәнде.
Актаныштагы Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганиеваның да хоккей белән танышуы шулайрак килеп чыга. Үзеннән 8 яшькә зуррак абыйсы белән әтисенең хоккей уйнауларын карап торырга ярата ул. Биш яшендә беренче тапкыр бозга баса. Кача-поса, аягына кат-кат оеклар киеп, абыйсының тимераягын, кәшәкәсен алып, бозга йөгерүләре гадәти күренешкә әйләнә. Моның өчен баштарак абыйсыннан эләгә инде, билгеле. Еш кына кызны бозга барып алып кайталар. Тик Лиананы болар гына туктата алмый. Елый-елый, һаман абыйсына ияреп, бозга йөгергәнен күргән әтиләре кызына тимераяк алып бирә. Шуннан башлана инде. Дүртенче сыйныфта укый башлаган елны әти-әнисе Актанышта кызлар өчен хоккей сыйныфы ачыла дигән хәбәрне ишетеп кайта. Әтисе, берәр атнага шунда илтеп карыйк, ошамаса кайтыр, дип тәкъдим иткәч, әнисенең кызын читкә җибәрәсе килми. Әмма Лиананың үҗәтлеге барыбер җиңә. “Тренерыбыз Юрий Ерошенко безнең белән ныклап шөгыльләнде. Анда өч ел белем алдым, хоккей уйнадым. Шунда уйнаган вакытта Татарстан җыелма командасы тренеры Сергей Столбун республика өчен уйнарга чакырды” – дип сөйли ул. Соңрак Столбунга ияреп Татарстаннан тугыз кыз Коми Республикасының Ухта шәһәренә юл тота һәм алар “Арктик-Университет” командасы өчен чыгыш ясый. Хәзер ул илдә иң яхшы сакчыларның берсе булып санала.
“Чынлап та, кайбер кешеләр арасында нишләп татар кызы хоккей уйный, дип әйтүчеләр дә бар. Тик мин моның бер гөнаһын да күрмим, – ди Лиананың әтисе Альберт әфәнде. – Иң мөһиме, тәртип бозып, кыек юлда йөрми бит. Спорт белән шөгыльләнә. Аның уңышлары белән чиксез горурланабыз. Киләчәктә дә тырышлыгын киметмичә, үз кыйбласыннан тайпылмасын дип телибез”.
Автор - Илнар Хөснуллин, “Ватаным Татарстан”.