Бүген, ватандашларыбыз Татарстан көнен бәйрәм иткәндә, Актаныш үзәгендә тагын бер мини-футбол мәйданчыгы ачылып, ул актанышлылар өчен республикадан зур бүләк булды. Әлеге мәйданчык мәктәп территориясендә ачылуы белән үзенчәлекле. Актанышның беренче санлы мәктәбе ихатасын ямьләндереп торучы объектны нәкъ менә республика көнендә тантаналы төстә ачу үзе бер өстәмә бәйрәмгә әверелде. Беренчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе килгән иде. Энгель Нәвап улы иң башта тантанага җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, республика көненең нинди зур әһәмияткә ия икәнен искәртте.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.
Республика көне - республика, район халкының тынычлыгы һәм иминлеге, бердәмлек символы ул.
Без төбәгебезнең рухи, матди байлыгы, тарихы, халкы, бергәләп куйган хезмәтләребез белән горурланабыз.
Татарстан социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр юлыннан атлый. Йортлар, юллар төзелә, социаль инфраструктура үсә. Халыкның тормыш шартлары яхшыра. Авыл хуҗалыгы тармагына, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә.
Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итә. Авыл клублары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр, юллар, тротуарлар салына. Урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Район игенчеләре, һава торышы начар булуга карамастан, яхшы уңыш үстерделәр. Фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт аларга.
Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары, иминлек, тынычлык телим.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика табибларына һәм социаль хезмәткәрләренә 187 яңа автомобиль, «Бердәм Россия» инициативасы буенча сатып алынган 3 «Мобиль поликлиника» медицина комплексы тапшырды.
"Тормыш сыйфаты белән бәйле бар нәрсә күп очракта сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасының көйле эшенә бәйле. Без транспорт чараларының ни хәлдә булуын игътибар белән күзәтәбез, чөнки ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре — сәламәтлек саклау системасының бик мөһим элементы», — диде Рөстәм Миңнеханов.
"Демография“ милли проекты кысаларында "Өлкән буын" проекты бар, аның нигезендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затлар диспансерлаштыру узу өчен медицина оешмаларына машина белән йөртеләчәк. Республикада әлеге чарага гына да 64 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән һәм Татарстанда социаль яклау органнары өчен 43 автомобиль сатып алынган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районының Актанышбаш, Такталачык, Мәсәде авыл җирлекләре башлыкларына яңа "Шевроле Нива" автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелгән тантанада авыл җирлекләре башлыклары Рәмис Миңһаҗев, Илһам Шәмсунов, Флүрә Минһаҗетдинова район башлыгы Энгель Фәттахов белән бергә катнаштылар.
Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан бүген мәдәният паркында «Татар дигән милләтем бар» дигән флешмоб уздырды. Республика тарихы турында китаплар күргәзмәсенә күзәтү дә оештырылды паркта. Чарада авыл халкы, "Яшь гвардия" һәм "Бердәм Россия" вәкилләре катнашты. Катнашучылар викторина һәм конкурсларда актив булды. Чарада шулай ук республика гимны һәм халык яраткан татар җырлары яңгырады.
3 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Советы бинасында алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак.
2019 елның 29 август көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 100 нче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар - Актаныш районыннан Шәйхразыев Айнур Айрат улы һәм Бакирова Альбина Әбүгали кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева Шәйхразыевлар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып, әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.
Телефон, компьютер, планшеттан башка яшәү рәвешен күзаллап та булмый хәзер. Кинәт кенә алар сафтан чыкса нишләргә? Иң элек, гарантиясен карагыз. Билгеләнгән вакыт узмаганмы?
Әгәр гарантия срогы тәмамланмаса, сез сатучыдан таләп итәргә хокуклы:
- шундый ук маркалы товарга алыштыруны;
- башка марканы бәя аермасын түләп сатып алуны;
- сатып алу бәясен киметүне;
- товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне;
- сезнең яисә өченче зат тарафыннан товардагы җитешсезлекләрне бетерү өчен тотылган чыгымнарны каплауны.
Бүген районның террорга каршы чираттагы комиссиясе утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Энгель Фәттахов алып барды. Утырышның көн тәртибендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең 09.08.2019 ел, №19-7248 санлы хаты нигезендә, районда террорчылык куркынычы дәрәҗәләрен билгеләгәндә Актаныш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең гамәлләр планына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү; республика көне – 30 август, Белем көне – 1 сентябрь һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар үткәрү; терроризм һәм экстремизмны кисәтү чараларын көчәйтү мәсьәләләре каралды.
"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.
Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототипын ясаган.
WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабида профессионализм өчен медальон алган.