ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә?Ана капиталы турында нәрсәләр белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Пенсия китерү турындагы гаризаны ничек тапшырырга? Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан табып була

Пандемия шартлары тормышыбызга шактый үзгәрешләр кертсә дә гомер-гомергә зурлап үткәрелгән һөнәри бәйрәмнәрне онытырга һич ярамый. Бүген, 10 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтте. Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, район полиция ветераннары оешмасын җитәкләүче Васил Вахитов, райондагы КПРФ җитәкчесе Мөнир Гомәров коллегаларын бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырды.

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары агымдагы елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр “Электрон хезмәтләрне бергәләп өйрәнәбез” дигән акция үткәрә

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов полиция хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итте һәм аларны 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән котлады.

9 ноябрь көнне Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева җитәкчелегендә райондагы аптекаларны дарулар белән  өзлексез тәэмин итү буенча эшлекле киңәшмә узды. Фармацевтик дарулар үзәге «003»  хезмәтеннән файдаланып, Актанышта да үзара элемтәдә эшләү буенча тәкъдимнәр кабул ителде.


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. 

Татарстанда 1 млн. га якын күчемсез милек объектының  хокукка ия булучылары турында мәгълүмат юк.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе региональ хөкүмәт белән берлектә Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын тулы һәм төгәл белешмәләр белән тутыру буенча «Юл картасы»н тормышка ашыра башлады. Чаралар планы агымдагы елның августында расланган һәм 2023 ел ахырына кадәр исәпләнгән. 

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»

2021 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә республика Президенты грантлары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 23 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгына тапшырып була. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.


8
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International