9 ноябрь көнне Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева җитәкчелегендә райондагы аптекаларны дарулар белән өзлексез тәэмин итү буенча эшлекле киңәшмә узды. Фармацевтик дарулар үзәге «003» хезмәтеннән файдаланып, Актанышта да үзара элемтәдә эшләү буенча тәкъдимнәр кабул ителде.
РЕСПУБЛИКА ФАРМАЦЕВТИК МӘГЪЛҮМАТ ҮЗӘГЕ – «003» БЕЛЕШМӘЛӘР ХЕЗМӘТЕ киң спектрлы мәгълүмат хезмәтләре тәкъдим итә.
Әлеге үзәк күрсәткән хезмәтләр:
-Казан шәһәре даруханәләрендә даруханә ассортименты товарларының булуы турында күп каналлы «003», (843) 2-220-03, түләүсез федераль номер 8-800-700-4003, Интернет-сервер аша түләүсез федераль номер буенча мәгълүмат бирү www.003rt.ru ;
-Күп каналлы «003»,(843) 2-220-03, түләүсез федераль номер 8-800-700-4003, интернет-сервер аша Казан шәһәре дәвалау учреждениеләрендә түләүле медицина хезмәтләре турында мәгълүмат бирү www.003rt.ru ;
-Фармконтроль;
-Яраксызга чыгарылган дару чаралары буенча мәгълүмат бирү;
-Сезонлы авырулар вакытында күп каналлы «003»,(843) 2-220-03, түләүсез федераль номер 8-800-700-4003 буенча "Кайнар линияләр";
-Дарулар кертү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү;
-Оператив аналитик мәгълүмат бирү (ихтыяҗ мониторингы).