Бүген ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп мәңге яшь булып калган солдатларны искә алып, район башлыгы Энгель Фәттахов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, дәһшәтле көннәрнең шаһиты булган райондашларыбыз Әфган сугышында һәлак булганнар рухына дога кылып, алар истәлегенә ясалган мемориаль комплекска чәчәкләр куйдылар. Әлеге тәрбияви чарада мәктәп укучылары һәм юнармиячеләр дә катнашты.
Яр Чаллыда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән студентлар тулай торакларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
2022 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 30.12.20021 ел, № 478-ФЗ Федераль закон үз көченә керә, алар нигезендә:
14 февраль көненә Татарстанда коронавирусның 3970 яңа очрагы теркәлде. 389 кеше хастаханәгә салынган.
18 яшькә кадәрге балалар-341 кеше.
Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы килде. Район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, хакимият бинасының утырышлар залында җирлек башлыклары белән очрашты ул.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә
18 сәгатьтән. 14 февральдә 09 сәгатькә кадәр. 15 февраль 2022 ел.
Төнлә һәм иртән 15 февраля 2022 Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Актанышта бүген, шактый яңарышлар кичереп сафка баскан сугым цехының ал тасмалары киселде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырачак.
2022 елның 15 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.