Энгель Фәттахов: Иң мөхиме, бөтен таләпләргә туры китереп, җирлегебезнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, район халкын хәләл продукция тәэмин итәрлек булсын иде

2022 елның 11 феврале, җомга

Актанышта бүген, шактый яңарышлар кичереп сафка баскан сугым цехының ал тасмалары киселде. Сер түгел, районда аның ихтияҗы зур иде. Моңа чаклы, бар таләпләре дә туры килгән, көненә 5-6 эре малны кабул итәрлек сугым цехы "Әнәк" агрофирмасында гына эшли иде. КФХ Шәйдуллиннарның заманча җиһазландырылган цехы көненә 20-25 эре малны үз аша үткәрә ала. Кирәк икән, малны үзләре килеп алалар, тулысы белән эшкәртеп хуҗасына тапшыралар. Бәяләре кулай. Маллар тере үлчәм белән түгел, ит авырлыгы белән үлчәнә. Мисал өчен, эре малның 200 кг ите чыкканда 1400 сум чамасы гына түлисе була. Киләчәктә биредә ярымфабрикатлар җитештерү цехын булдыру да планлаштырылар.

- Районда мал күп һәм аларны теләсә кайда чалу бик дөрес түгел иде. Шулай ук, соңгы арада эпизоотик хәлнең дә кискен икәнен онытырга ярамый, - дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов. - Иң мөхиме, бөтен таләпләргә туры китереп, җирлегебезнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, район халкын хәләл продукция тәэмин итәрлек булсын иде. Егетләргә эшләрендә уңышлар, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International