Инде ел башыннан Татарстан сулыкларында батып үлүчеләр дә теркәлгән. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе су коенганда үтә сак булырга кирәклеге турында кисәтә.
Район башлыгы Энгель Фәттахов район муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасын хөрмәтләде. Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында Актанышта волейбол буенча турнирда район җыелма командасы 7 урынны яулаган иде. Әлеге турнирда 15 команда катнашты. Беренче өчлектә: Чирмешән, Кама Тамагы, Теләче районнары.
Җәйге каникул башланды, балаларның күбесе ялда, лагерьларда. Әти-әниләрне ниндидер сораулар борчый икән, түбәндәге мәгълүмат сезнең өчен.
Районда балалар ялы буенча “Кайнар линия” эшли башлады. Сорау-мөрәҗәгатьләрегез булса, эш көннәрендә 8:00 сәгатьттән 16:00 сәгатькә кадәр 8(85552)34495 телефонына хәбәргә чыга аласыз.
5 июнь көнне "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү аланында беренче агымның тантаналы ачу чарасы узды. Күңелле чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы-2022» Халыкара акциясенең «Тыюлыклы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты җиңүчеләрен билгеләде. Актаныштан Лилия Фарисова 1 урын яулады!
3 июнь көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төзелгән комиссия районыбыз хуҗалыкларының терлек азыгы хәстәрләүгә әзерлеген тикшерде.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 4 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Дачада эш һәрвакыт кайный: уңыш җыю, төрле бакча мәшәкатьләре, зур йөк ташу, ә төзелеш башласаң, монда инде тачка алыштыргысыз корал. Әмма бик күп төрле вариантлар арасыннан иң яхшы бакча тачкасын ничек сайларга?
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.
2022 елның 27 маеннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде