3 июнь көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төзелгән комиссия районыбыз хуҗалыкларының терлек азыгы хәстәрләүгә әзерлеген тикшерде. Комиссия составында министрның техника буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлек мөдире Солтан Латыйпов район хуҗалыклары әзерлеген уңай бәяләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы тармагы алдына ике еллык мал азыгы әзерләү бурычы куя. Быелгы һава торышы максатка ирешергә тулы мөмкинлек бирә..jpg)
aktanysh-rt.ru