ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә китапханә айлыгы узды.
24 октябрь көнне Аккүз мәктәбендә "Сөмбелә" бәйрәме зур әзерлек белән уздырылды
25 нче октябрь көнне мәктәптә Сөмбелә бәйрәме узды.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
25 нче октябрь конне "Лачын"боз-спорт сараенда хоккей ярышы утте.
Гимназия-интернатның "Ак нур" төркеме XIII Республикакүләм Рөстәм Бикмуллин исемендәге җыр һәм шигърият яшьләр фестивалендә "Иң оста коллектив-башкаручы" номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Кызлар арасында волейбол буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның кызлар командасы 3 нче урынны яулады.
Гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар (җитәкчесе Хөсәенов Л.Н.), "Белем җәүһәрләре" V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә "Гыйлем" интернет-проекты белән уңышлы катнашып, дипломант булды.

25
октябрь, 2014 ел
шимбә
Башкортстанда үткән өстәл теннисы буенча ачык турнирда гимназия-интернат укучылары Солтанов Булат 1нче, Миркасыймова Лада 3 нче урыннарны яуладылар.
Бадминтон буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның 5 нче сыйныф укучысы Маннапова Альбина 1 нче,  11 нче сыйныф укучысы Галимова Айсылу һәм 9 нчы сыйныф укучысы Надергулова Наилә 2 нче урыннарны яуладылар.
21 октябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев гимназия укучыларының «Ак җилкән» газетасы журналистлары белән күреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International