Район башлыгы Фаил Камаев белән очрашу

2014 елның 25 октябре, шимбә
21 октябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев гимназия укучыларының «Ак җилкән» газетасы журналистлары белән күреште. Очрашу пресс-конференция режимында үтте. Әңгәмәдә укучылар Фаил Мисбаховичка районның социаль үсешенә, киләчәк максат-бурычларга кагылышлы сораулар биреп кенә калмыйча, аның үзенең төрле мәсьәләләргә карашын белделәр, яшьлек хатирәләрен ишеттеләр.
Район башлыгы белән интервьюны «Ак җилкән»нең ноябрь санында укыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International