Аккүз мәктәбендә китапханә айлыгы

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә китапханә айлыгы узды. Айлык дәвамында мәктәп, авыл китапханәләренә сәяхәтләр оештырылды. Иң күп китап укучы конкурсында Гиздетдинов Алмаз (5 кл) җиңде, “Китап – чын дустым минем”рәсем конкурсында Исламов Айбулат (5 кл) белән Амиров Маннур (2 кл) җиңеп чыктылар . Иң яхшы дәреслек тотучылар да билгеләнде. “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе буенча барлыгы 53 китап тапшырылды. Беренчелекне 8 класс укучысы Хисамова Ралина яулады. Һәр класста китапка багышланган класс сәгатьләре узды. Әлеге һәм башка чараларда барлык укучылар да актив катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International