ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2014 ел
шимбә
18  декабрь   көнне  районда   "Математик  карусель"  конкурсы  үтте. Зөбәер  мәктәп  командасы  7  урын  алды.  Команда  составында  6 класс  укучысы  Нуртдинов Н.  һәм  5  класстан  Султанова Ф. һәм  Гайнетдинов А.  лар  бар  иде (укытучылары  Ханнанова Р.)
19 нчы декабрь көнне Пучы урта белем бирү мәктәбендә 2014-2015 уку елының беренче яртыеллыгында башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан ата -аналар җыелышы үткәрелде. 
19 нчы декабрь көнне инглиз теленнән фәнни эзләнү-тикшеренү проекты эшләре буенча район конкурсы узды. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Шәйхразиева Илгизә катнашты. Җитәкчесе Шәйдуллина Л.

19 декабрь көнне инглиз телендә эзләнү проект эшләре район конкурсы үтте. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2 укучы җиңү яулады: Авзалова Юлия (9б классы) - I дәрәҗәдә Диплом һәм Закирова Ильсия - III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. Укытучылары Ханнанова З. һәм Кашфиева Г.

18 декабрь көнне "Математик карусель" конкурсы үтте. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе командасы I урын алды. Команда составында 6а класс укучылары Исламов Ильназ, Мирзагаянова Эльвина һәм  5а классыннан Харисова Камила  бар иде (укытучылары Закирова Р.).
19 декабрь көнне Актаныш №1 мәктәбендә инглиз теле буенча фәнни- тикшеренү эшләр конкурсы  булды. 
Кичә, 19 нчы декабрь көнне, Киров авылында хоккей коробкасын ачу тантанасы булып узды. 
Югары Яхшый мәктәбендә  “Чисталык дәресләре “узды. Класс сәгатьләрендә  видеофильмнар күрсәтелде. 
19 декабрь көнне проектлар конкурсы булып узды.

Кичә безнең мәктәптә “ФГОС шартларында иҗади шәхес тәрбияләү чарасы буларак   универсаль уку гамәлләре формалаштыру” темасына башлангыч класс укытучыларының район семинары булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International