Кичә безнең мәктәптә “ФГОС шартларында иҗади шәхес тәрбияләү чарасы буларак универсаль уку гамәлләре формалаштыру” темасына башлангыч класс укытучыларының район семинары булып узды.
Семинар вакытында түбәндәге ачык дәресләр тыңланды: 1 нче класста технология дәресе. Конструкцияләү буенча эшчәнлек «Чыршы ясау». Шәрифҗанова Диләрә Мәгъсүмовна, I квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы. 2 нче класста әйләнә-тирә дәресе. «Төрле хайваннарның кышка ничек әзерләнүе». Гыйлмуллина Гөлфия Тимерхановна, II квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы. 3 нче класста математика дәресе. «2,3,4,5,6 саннарын тапкырлау һәм бүлүне ныгыту». Фазлыева Гөлгенә Ингеловна, II квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы. 4 нче класста татар теле дәресе. «Боерык фигыльнең төрләнеше». Мирзаһитова Фәрәһия Рәисовна, I квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы.Класстан тыш эшчәнлек буенча I квалификацион категорияле музыка укытучысы Төхбәгалиева Илина Котдусовна 4 класста «Җыр—кешенең гомерлек юлдашы» дәресен күрсәтте, I квалификацион категорияле рәсем укытучысы Нуруллин Рушат Фирдәвисович «Яңа ел бүләге» темасына мастер-класс үткәрде.
Соңыннан дәресләргә үзанализ һәм анализ ясалды. Район мәгариф бүлегенең I квалификацион категорияле методисты Имамразыева Гөлназа Даврановна мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар белән таныштырды.