Хоккей коробкасын ачу тантанасы

2014 елның 20 декабре, шимбә
Кичә, 19 нчы декабрь көнне, Киров авылында хоккей коробкасын ачу тантанасы булып узды. Тантанада Кыш бабай катнашында театрәльләштерелгән тамаша, Киров урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары чыгышы булды. Соңыннан балалар рәхәтләнеп тимераякларда шудылар. Укучылар һәм авыл яшьләре мәктәп коллективы көче һәм "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе ярдәме белән булдырылган бозда буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрерләр дип өметләнеп калабыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International