ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә 6 класс укучылары дөнья, республика һәм район яңалыклары белән танышып баралар. Бүген Сәйфетдинова Айгөл һәм Мөхәмметдинова Айсылу иптәшләрен сәясәт, икътисад һәм спорт өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар.

Моннан 72 ел элек Сталинград шәһәре немец гаскәрләреннән азат ителә. Бу күренекле вакыйга 1943 елның 4 февралендә  була. Шул уңайдан Сәфәр урта мәктәбенең 6 класс укучыларына  класс сәгате үткәрелде.Укучылар бик кызыксынып тыңладылар,сораулар бирделәр.

Актаныш муниципаль районында 2014 елның иң яхшы оешмалары
 
Уразай мәктәбендә республика баннерлар конкурсының район этабына әзерлек бара.
Видеоконференцэлемтә режимында гадәттән тыш хәлләр ведомствосының 2015 ел язгы ташуга әзерлек мәсьәләсенә багышланган бөтенроссия селектор киңәшмәсе узды.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
    4 февраль көнне ДОСААФ базасында пневматик винтовкадан район ату ярышлары узды. Кадет интернат-мәктәбе командасы II че урын алды.
2015 нче елның 3 нче февралендә Иске Кормаш авылында гражданнар җыелышы үтте.
Иртәгә Актаныш муниципаль районының Аккүз, Әтәс, Күҗәкә һәм Иске Сәфәр авыл җирлекләрендә халык җыеннары булачак
6 февраль көнне Актаныш район мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә Яңа Әлем авыл мәдәният йортының халык театр коллективының чыгышы булачак.
Шахмат буенча район беренчелегендә гимназия-интернатның 5 нче сыйныф укучылары Имамов Гадел 1 нче урынны, Хөрмәтуллин Таһир 2 нче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International