ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Актаныш 1 нче санлы мәктәбе командасы республикада иң яхшылар арасына кереп, конкурсның Россия этабында катнашачак.

4нче февраль көнне районыбызда ату ярышы булып узды. Анда Яңа Кормаш мәктәбе данын Валиев Айнур һәм  Алсулар яклады.

Иске Кормашта авыл советында гомуми җыелыш булып үтте.
Бүген, 4 нче февраль көнне, Җиңүнең 70-еллыгына багышланган "Яшь атучы - 2015" ярышлары булып үтте.
Балалар рәсем һәм кул эшләре Бөтенроссия "Балачак хыяллары" конкурсының муниципаль этабы үтте.
Бүген, 4 февраль көнне, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган республикакүләм конкурсның мәктәп этабы узды.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе   китапханәсендә   февраль аен Муса Җәлил китапларын уку айлыгы итеп игълан ителде. Айлыкта шулай ук  балалар арасында шигырь конкурсы да узачак. Айлыкка йомгак 27 нче февральдә ясалачак.

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Садыйкова Э.Х. "Ел укытучысы - 2015" мәктәп этабында җиңеп чыкты һәм  бөтен рәсәй конкурсының муниципаль этабына эшләрен җибәрде. 

Һәр атнаның чәршәмбе көнендә Хаҗиева Инсия апа балаларга әхлак дәресләре үткәрә. Бу атнада 5-7 класс укучыларына “ Бер-береңә ярдәм итү”-дип исемләнгән дәрес үткәрде.

4 нче февральдә  безнең мәктәптә Актаныш психологик үзәге  психологлары тарафыннан  1-11 классларда  психологик  тренинглар  үткәрелде. Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән индивидуаль сөйләшүләр алып бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International