Республика күләмендә алып барыла торган “2012 –2016 елларда Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү” дип аталган максатчан программа кысаларында районда шактый эшләр башкарыла. Әлеге программа булган ФАПларны, амбулаторияләрне, участок хастаханәләрен капиталь ремонтлауны, яңа модульле пунктлар төзүне үз эченә ала.