ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 18 20 февралендә “Казанярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.

Казан Мэриясе пресса хезмәте хәбәр иткәненчә, 2014 ел Татарстанның туристик тармагы өчен уңай ел булды. Бу ел максаты исә – туристлар агымын зурайту.

Соңгы көннәрдә шәхси хуҗалыгымда өч фазалы моторда эшләүче тегермән кору мәшәкатьләре белән йөрим. Моның өчен өч фазалы электр челтәренә тоташырга кирәк һәм берникадәр җиһазлар алырга. Менә шул җиһазларның бәясе моннан бер ай ярымга караганда 80-90 процентка үскән.
10 февраль көнне Актанышта укучы балаларның кышкы спартакиада уеннары башланды. Киров урта мәктәбе укучылары арасында җиңчеләр бар.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Татар теле буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Закирҗанова Фирүзә олимпиадада җиңү яулады (укытучысы Хәева-Хәмитҗанова В.Х.). Исламова Алия (7 сыйныф), Ваншина Алия (9 сыйныф) һәм Фаррахова Римма (11 сыйныф) призер булдылар (укытучылары Әминова Л.Г.). Булдырасыз, кызлар!
Быел Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар өчен, аларның бүгенге Татарстан белән танышуын кайгыртып, махсус турпрограмма эшләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.


9 февраль Кәзкәй мәдәният йортында  Кәзкәй җирле узидарә советының 2014 елның эшләгән эшләренә отчет җыелышы булды. Җыелышта Кәзкәй мәдәният йорты еллык эш нәтиҗәләре буенча авыл башлыгы тарафыннан грамота һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде. Соңыннан авыл үзешчәннәре тарафыннан  концерт күрсәтелде.
Кәзкәй мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Каһарман каләме, җиңү Җыры!" исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында сугыш чоры язучыларының әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр укылды, сугыш чоры җырлары башкарылды һәм "Еллар җуймас халык хәтереннән!" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Үзәк китапханәнең уку залында районда яшәүче төрле буын вәкилләре өчен әдәби, мәдәни, дини, рухи темаларны үз эченә алган "Илһамият" клубы оештырыла.
Бүген Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Рус теле атналыгы" кысаларында 7 сыйныф укучылары  "Җир - безнең туган йортыбыз" дип аталган класстан тыш чара уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International