Сыерларны да алга таба ат язмышы көтсә?!
Шәхси хуҗалык сата торган сөт бәясе исә бер тиенгә дә артмады, итне якынча 20 процентка артыграк сатарга була. Базарларда һәм кибетләрдә исә бәяләр түшәмнәрне ватып өскә чөелергә җыена. Базарны тотучы монополист булган челтәр ритейлы исә, прокурорлар күпме генә тикшермәсен, бәяләрне өскә күтәрүдән туктамаячак, чөнки бөтен Россиядәге төп азык-төлек сәүдәсен нигездә ике бизнес тота. Болар “Магнит” һәм X5 Retail Group компанияләре. Беренчесенең, имештер, рентабельлелеге үткән елның беренче яртысында 5,6 процент булса, икенчесенеке 2,2 процент кына тәшкил иткән. Бәяләр күтәрелгәч, табыш артканмы, әлегә статистика юк. Бу ике компаниягә үзара килешеп бәяләрне күтәрү берни дә тормый, ә менә мондый монополистларга азык-төлек базарын бирү ни өчен кирәк – монысы җавап табылмый торган сорау. Әле генә Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы кризиска каршы ярдәмгә исәп тота алачак компанияләрнең исемлеген игълан итте. Ул исемлектә “Магнит” һәм X5 Retail Group компанияләре дә, даруларның бәясен берничә тапкыр арттырып сата торган даруханә челтәрләре дә, барлык сәнәгать тармаклары да бар. Гомумән, сөтне генә алып карасак та, эшкәртүчеләр дә, алыпсатарлар да табыш юклыкка зарлана, ипи һәм казылык белән дә шул ук хәл. Табыш юклыкка зарланып, бәяләр күтәрелә, алар күтәрелгән саен зыянга эшләү арта. Мәскәүдә соңгы ике айда гына 900ләп ресторан һәм кафе ябылган, димәк, ашказаны белән бәйле бизнес, чынлап та, зыянга эшли. Монда урынлы сорау туа: табышны кем ала да импортны кем алыштырыр? Бәяләр үсүдән беркемгә дә бәрәкәт юк икән, аларны нигә үстерергә? Ә сату бәяләрен берничек тә үстерә алмаган төп җитештерүче булган фермерлар һәм башка агробизнес нишләргә тиеш? Ашламага да, башка кирәк-яракка да бәяләр тапкырлар белән үсә бит.
Кремль азык-төлек санкцияләре керткәч, базарлар иркенәергә, агробизнес җиңел сулыш алырга тиеш иде кебек. Менә карагыз: Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына ышансак, 2014 елның гыйнварында Россия үткән елның шул чоры белән чагыштырганда сырны 10 тапкыр кимрәк импортлаган, сыер маен читтән кертүне 12,9га киметкән, коры сөтне 3,2 тапкыр азрак алган. Димәк, үзебезнекен күбрәк ашый башлаганбыз дип... сөенергә ашыкмагыз. Үткән елда Россиядә авыл хуҗалыгы предприятиеләре сыерларның баш санын 200 меңгә киметкән, шәхси хуҗалыкларның мәгълүматы әлегә билгеле түгел. Импортны менә шулай итеп алыштырабыз. Ашказаннарын кысып. Алыштыру мондый темплар белән дәвам итсә, натураль ачлыкка килеп терәләчәкбез бит, җәмәгать. Вологда мэрының кризис вакытында кычыткан ашауга күчәргә туры киләчәге турындагы шаяртуы чынга ашып бара дигән сүз түгелме бу?
Соңгы көннәрдә генә гаилә фермасы тоткан фермер белән сөйләштем. Ул да сыерларның баш санын 24тән 19га кадәр киметкән, “Үткән елгы сөт өчен 150 мең сум субсидия аласым бар, бирмиләр”, – дип зарлана. Ачыкларга теләп, Арча районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов белән сөйләштем. “2014 елның субсидиясен ел башында ук биреп куйдык, Алла боерса, 2015 елга да мартның беренче яртысында ук алдан бирәчәкбез”, – диде. Фермерлар өметләнгән субсидия исә Россия Хөкүмәте үткән елның августында ук вәгъдә иткән 30 миллиард сум акчадан булырга тиештер. Авыл хуҗалыгы идарәсе дә, шул вәгъдәгә ышанып, фермерлардан документлар җыйдырткан икән, әмма Мәскәү акчаны әле һаман да вәгъдә итә. Белгечләр бәяләрнең бу үсеш темпларында 30 миллиардлык ярдәмнең бик аз булачагын искәртәләр, шуңа күрә сөтлебикәләрнең ит конвейерына озатылуы тукталмастыр кебек. Татарстан авылының фидакарьлеге белән генә бездә сөт җитештерү әлегә арта, әмма минуска эшли башлагач та бу шулай дәвам итәр дип өзеп әйтеп булмый.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгын бернинди субсидиядән башка да үстерүнең җиңел юлы бар. Мәскәү янында “Ленин исемендәге совхоз” дип аталган хуҗалык көн күрә. Бу акционерлык җәмгыяте юллар төзи, балалар бакчасы тота, поликлиниканы кайгырта, укытучыларга ярдәм итә.
Дөрес, “Укытучыга утын алырга булышабыз” дигән сүзләрдән кычкырып көлдем, Мәскәү өлкәсе авылларына Татарстанга җитәргә ерак әле. Әмма “совхоз” бай яши, монысы хак. Үткән ел җир җиләге сатып кына да 280 миллион сум табыш алган. Табышның сере исә бик гади: үзе җитештерә, үзе сата. Бернинди ритейлерлар да, арадашчылар да кирәкми, мәктәп һәм хастаханәләрне дә оптимальләштерәсе юк шуңа күрә. Хөкүмәт бюджеты да тыныч. Җитештерүнең һәм сәүдәнең менә шушы схемасы гына үзен аклый ала Россия шартларында. Ә ритейлерлар бөлә икән, нигә ярдәм итәргә, бөлсеннәр, урынны бушатсыннар. Ник Милли үсеш фондын өметсез проектларга әрәм итәргә? Бераздан тагын ярдәм сораячак бит алар, чөнки бүгенге бизнес механизмының һәр чылбыры туктаусыз акча югалта. Димәк, ул механизмны сүтеп, яңадан кору таләп ителә. Корачаклармы? Юк... Чөнки кемдер югалтканны һәрвакыт кемдер таба, менә шул табучы хәзерге схема шартларында гына “симерә” ала һәм ул үз табышыннан ирекле рәвештә баш тартыр дип өметләнергә ярамый. Шуңа сөт җитештерү сөенеч түгел, бәлагә әйләнә, импортны алыштыру да тормышка ашмый, өметләрне кычыткан белән бәйләргә кала.
Инде тотынгач, мин, кыйбатка төшсә дә, өч фазалы тегермәнгә күчәрмен, Алла боерса. Ә менә бәяләрнең бу узышында яңа инвестицияләр ясап, баш санын арттыру өмете юкка чыга инде. Сүз уңаеннан, Швециянең азык-төлек кибетләре бер литрлы савытлардагы сөтнең бәясен күтәреп, килгән табышны фермерларга бирергә булганнар. Бу идея бер литрлы сөтнең сатылуын арттырган.