Татарстаннан читтә яшәүче миләттәшләр өчен махсус турпрограмма эшләнәчәк

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Быел Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар өчен, аларның бүгенге Татарстан белән танышуын кайгыртып, махсус турпрограмма эшләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ассызыклаганча, агымдагы елга каралган бурычларның берсе буларак, татарларның милли-мәдәни автономияләре һәм татар диаспоралары белән дә эшләргә кирәк. “Россиядә һәм чит илләрдә татар җәмгыятьләре мөмкинлекләрен эшкә җигүне мөһим дип саныйбыз. Алар базасында, Татарстанның туристлык потенциалын шунда яшәүчеләргә һәм туркомпанияләргә таныту өчен, вәкилләр челтәрен булдыру мөмкин”, - дип белдерде ул.

Комитет рәисе билгеләп узганча, быел Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар өчен, аларның бүгенге Татарстан белән танышуын кайгыртып, махсус турпрограмма эшләнәчәк. “Татар диаспоралары тарафыннан зур кызыксыну тоябыз. Безнең бурыч – мөмкин кадәр күбрәк ватандашларыбызның шушы проект кысаларында Татарстанга килүенә ирешүдә”, - дип басым ясады С. Иванов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International