ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга
Такталачык урта мәктәбе библиотекасында җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар тарафыннан  күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә укучыларның кул эшләре белән, Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр белән танышырга мөмкин.
Бүген Такталачык урта мәктәбендә Әфган сугышына багышланган класс сәгатьләре үтте. Укучылар үзебезнең районнан чыккан Советлар союзы геройларының биографияләре белән таныштылар һәм Әфган сугышына багышланган презентация карадылар.
Татар Суыксуы урта мәктәбе укучылары укучыларның район спартакиадасында гомуми нәтиҗәләр буенча 4 урынга лаек булдылар.
Бүген мәктәптә 1 нче класс укучыларының үзләрен тәүге тапкыр хәреф танырга өйрәткән китаплары булган - Әлифба белән хушлашу кичәсе узды. Кичәгә әти-әниләр, укытучылар чакырылган иде.
Республикада укучылар саны 80нән күбрәк булган урта мәктәпләр генә калырга тиеш. Бу хакта республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов Татарстан Иминлек Советы утырышында әйтте. Әлеге фикерне Президент Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Районнарда бүген вазгыять ничегрәк икән?
 Актаныш муниципаль районы республикакүләм конкурста беренче урынны яулады.

“Норманд дүртлеге”, “норманд форматы” – бу сүз үтеп баручы атнада мәгълүмат чараларының теленнән төшмәде. Кемдер моны Украинаның көньяк-көнчыгышындагы туктау мөмкинле­ге кимегәннән кимеп, җәелү куркынычы арта килгән низагны тыныч юл белән җайлауда соңгы талпыныш дип тә атады.

14 февраль – Халыкара Гашыйклар көне уңаеннан, Актанышның 4 егет һәм кызы үзләренең мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә уйлый.
12 февраль көнне  район мәдәният йортында "Бөек Җиңү хакына" исеме астында шигыръ конкурсы үтте.Уразай  мәдәният йорты китапханәсеннән Сафина Айзарә  һәм Шигапова Тансылу уңышлы чыгыш ясадылар.
Бүген, ягъни 13 нче февраль көнне мәктәп күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата һәр класста батырлык дәресләре үткәрелде. Класс сәгатьләрендә әлеге тематикага кагылышлы презентацияләр, видеороликлар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International