Бүген Югары Ослан районында нәтиҗәләрне яхшырту өчен ниләр эшләнә? Район мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Флюра Мусина белдергәнчә, узган ел БДИны 105 укучы тапшырса, шуның 3есе мәктәпне медальгә тәмамлаган. “Без моңа кадәр балалар саны күбрәк булсын дип, белемне авыр үзләштерүче укучыларны да 10-11 сыйныфларда калдырырга тырыштык. Ә бу гомуми нәтиҗәгә уңай йогынты ясамый. Алга таба әлеге мәсьәләдә әти-әниләр белән киңәшләшергә туры киләчәк. Чөнки укый алмаган баланы мәктәптә калдырудан беркемгә дә файда юк. Исемлектә соңгы урында булу районда эшнең тиешенчә оештырылып җитмәвенә дә бәйле. Монда сәбәпләр бер төрле генә түгел”, – ди ул.
Югары Осланда яңа уку елыннан чыгарылыш укучылары өчен ай саен сынау имтиханнары уздырыла. Анда әти-әниләр дә катнаша икән. Белем сыйфаты буенча һәрбер мәктәп директоры белән килешү төзелгән. Мәктәпләр һәм район буенча рейтинглар булдырыла. Республиканың математика, рус теле фәннәре буенча комиссия җитәкчеләре укучыларга үз киңәшләрен биргән. Өлгермәүче балалар белән аерым шөгыльләнәләр. Кыш көне мәктәп яны лагерьларында да имтиханнарга әзерләнгәннәр. Инде нәтиҗәсе ничек булыр?
Азнакай районының Сарлы урта мәктәбендә 73 бала белем ала. Әмма ике ел элек аларга тугызъеллык Югары Стәрле мәктәбе дә кушылган. Шулай итеп, филиал белән бергә анда 103 бала укый. Сарлыга укучылар Сөендек, Бүләк авылларыннан килә. Ике авылда башлангыч мәктәпләр бетерелгән. Сарлы үзе 203 хуҗалыклы авыл. Алга таба балалар саны арту көтелми. Урта мәктәпкә филиалны берләштерү отышлымы? Стәрледәге 10 укытучының – 7се, ә Сарлыдагы 17 педагогның 3есе ике мәктәптә белем бирә. “Бездә белем күрсәткечләре дә, тәрбия мәсьәләсе дә яхшы. Иң тыңлаучан, тәртипле балалар бездә. Узган уку елында 11 укучыбыз район һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында җиңү яулады. Аттестатсыз калучы бер генә балабыз да юк, – ди Азнакай районының Сарлы мәктәбе директоры Мәүлитҗан Әхмәтов. – Бу яңалыкны ишеткәч, әлбәттә, борчылдым. Әгәр кыскартсалар, безгә 15 чакрымдагы Тымытык мәктәбенә йөрергә туры киләчәк. Әле бит мәктәбебездә капиталь ремонт та уздырылды”.
Чистай районында аз укучылы урта мәктәпләр күпме икән? Район мәгариф бүлеге башлыгы Госман Нәбиуллин белдергәнчә, киләсе уку елында балалар саны 50дән ким булган Татар Сарсазы һәм Түбән Кондрата мәктәпләре кыскартылачак. Татар Сарсазына ике авылдан килеп укыйлар. “Укучысы аз булган урта мәктәпләрне кыскартуга каршы түгел. Әмма аларның барысын да бер кысага кертергә ярамый. Авыл җирендә бала саны кими бара. Зур мәктәпкә караганда, кечкенәләрдә йомшаграк укучылар күбрәк. Анда бер сыйныфта 4 бала укып, шуның 1се БДИны начар бирсә, бу инде 25 процент дигән сүз. Шулай итеп, уртача күрсәткечкә йогынты ясый, – ди Госман әфәнде. – Гомумән алганда, районда белем сыйфаты начар дип әйтеп булмый. Укытучылар да җитә. Әмма алар картая бара. Яшь укытучылар авылга кайтырга атлыгып тормый. Бүген балаларны база мәктәпләренә 14 маршрут буенча йөртәбез. Әгәр урта мәктәпләрне башлангычка калдырсак, киләчәктә автобуслар кирәк булачак. Ә алар кыйммәт”.
Фикерләр әнә шундый. Һәркемнең үз хакыйкате. Мәгарифкә зур акча сарыф ителеп, нәтиҗәнең булмавы күңелле дә, финанс яктан да аклана торган хәл түгел. Әмма бу саннар артында белем сыйфаты да, балалар язмышы да ята. Инде кайсын сайларлар?