Франциянең төньяк өлкәләренең берсе булган Нормандиянең Украина конфликтына нинди катнашы бар соң, дип сорар кайберәүләр. Бар икән шул менә. Владимир Путин, Ангела Меркель, Франсуа Олланд һәм Петр Порошенкодан торган “дүртлек” күршеләребездә әле башланып кына килгән канлы каршы торуны җайлау максатыннан беренче тапкыр нәкъ менә Нормандиядә очрашып сөйләшкәннәр иде. Бу хәл Европада Икенче фронт ачылуның 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, ягъни 2014 елның июнь аенда булды. Шушы ук “дүртлек”нең узган елның 17 октябрендә Италиядә узган “Азия-Европа” форумындагы икенче очрашуы да көтелгән нәтиҗәгә китермәгәнен беләбез. Һәм менә Белоруссия башкаласында озакка сузылган яңа очрашу-сөйләшүләр.
Саммитның нәтиҗәләренә кагылганчы, аның күпмедер дәрәҗәдә соңга калуын да әйтмичә булмый. Ни дисәң дә, кайбер аналитиклар билгеләвенчә, Украинадагы каршы тору артык озакка сузылудан тыш, шушы бер-ике айда үзенең критик фазасына да якынлашкан иде. Белгечләр биредәге сугыш утының тагын да көчәеп китүен, корбаннар саны бермә-бер артуны гына түгел, хәтта ике күрше ил, ике тугандаш халык – Россия белән Украина арасында масштаблы канкоеш башлану ихтималын да билгели башладылар.
Ә монысы инде Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Европа күрмәгән, күргәндә ахырын, ниләр килеп чыгасын хәтта фаразлап та булмый торган масштаблы гарасат дигән сүз. Һәм андый вазгыять, аек акыллы сәясәтчеләрдә генә түгел, бар булган күрше-тирә илләрдә, бөтен Европадагы гади гражданнар арасында да шөбһә һәм тирән борчылу тудыра башлаган иде.
Кайбер мәгълүмат чаралары язуына ышанганда, Россия ДНР белән ЛНРга төрледән-төрле хәрби техника, корал һәм ялланып сугышучы гаскәриләр (контрактниклар) җибәрүдән туктамады гына түгел, андый ярдәмне шыпырт кына арттыра да торды. Моны ул тарафларда барган сугыш хәрәкәтләрендә ополчение дип аталган, регуляр гаскәрдән бөтенләй аерылмаган, баштанаяк коралланган “партизаннар”ның Дебальцево дип аталган торак пункт янында Украина гаскәрләренең 6 меңле корпусын камап алып “казан”да тотуы да ачык исбатлый. Монысы – бер яктан.
Икенче яктан, мондый конфликтлар вакытында кычытмаган җирен кашырга һәрдаим яраткан АКШ хакимияте, Украина армиясен күпме кирәк шул кадәр коралландырырга, хәрби очкычларга кадәр җибәрергә әзер булуы турында белдерде. Мондый гамәл дә учак янына мичкәләп керосин китерү дигән сүз. Ярый ла янкилар үзләре океан артында. Европадагы теләсә кайсы сугышны шуннан торып күзәтергә маһирлар. Әмма бу белдерү, бу гамәл аша аларның Россияне кисәтүе дә сизелә. Янәсе, сезгә яраган әйбер безгә дә ярый. Йә сез ул гөнаһлы эштән ваз кичәсез, йә без дә сезнең кебек кылана – сугыш зонасына корал ташый башлыйбыз. Болар барысы да, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, конфликтта Россия – АКШ каршлыгының да көчәюен билгеләп, дөньядагы гомумкуркынычсызлыкның тагын да кимү ягына авышуын күрсәтте...
Һәм менә мин әлеге юлларны язганда, мәгълүмат чаралары, саммитның 16 сәгать буе дәвам итеп, ниһаять, сөйләшүче якларны күпмедер канәгатьләндерерлек нәтиҗә тууы хакында белдерәләр. Белоруссия башкаласыннан килгән өзек һәм каршылыклы хәбәрләргә караганда, сүз, беренчедән, үткән елның сентябрендә нәкъ менә биредә – Минскида кул куелган Килешү шартларын җиренә җиткереп үтәү турында бара. 15 февральдән атышны туктату, сугышучы якларны аеру, авыр коралларны фронт линиясеннән 50-140 чакрымга читкәрәк чыгару, икенчедән, шушыларга өстәп, демаркацион сызык – куркынычсызлык зонасы булдырып, ул территорияне ОБСЕ контроленә кую. Ни өчендер “дүртлек” үзе түгел, ә эш төркеме кул куйган килешүдә Украина территориясеннән бар булган чит-ят гаскәрләрне, коралны, техниканы чыгару да каралган. Төп документның бик соңга калып, иң ахырда һәм бары контакт группасы тарафыннан гына имзалануы килешүне ваграк детальләр, аерым эпизодлар, саннар, якларның алар буенча ташламаларга барасы килмәве тоткарлагандыр дияргә нигез бирә. Үзләрен баштан ук республикалар дип игълан иткән көнчыгыш өлкәләрнең статусын билгеләмәү, ягъни бернинди автономия, федерализация турында ахыр килешүгә ирешмәү дә сөйләшүләрнең озакка сузылуына өстәмә сәбәп булгандыр кебек.
Санкцияләр басымы астында калган, кризис тирәнәюен көннән-көн ныграк тоеп яшәгән Россиягә, аның җитәкчеләренә Донецк белән Луганск статусы мәсьәләсендә, миңа калса, артык үҗәтләнмәү дөрестер дә. Без Россия булышлыгы белән Молдовадан аерылган бәхәсле территория – Приднестровьены беләбез. Грузиядән читләштерелеп, “бәйсезлек”кә ирешкән Абхазия белән Көньяк Осетия бар. Әле былтыр гына кушып куелган Кырым. Һәм менә низаг уртасында торган Донецк белән Луганск. Болар барысы да –күбрәк Россия геосәясәте тудырган, гаугалы гына түгел, канлы да булган, бәйсезлекләрен, кушу-кушылуларын дөнья җәмәгатьчелеге ялгыш та танымаган, Россия булышлыгыннан, акчасыннан, гаскәрләреннән башка бер атна яшәргә сәләтсез территорияләр. Андыйларны ишәйтүнең кирәксезлеген аңлар вакыт җитмәде микән?