ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2015 ел
шимбә
"Йолдызлык 2015" фестиваленә әзерлек.
Бүген, ягъни 14 нче февраль көнне "Хәрби-патриотик " айлык кысаларында мәктәп күләмендә "Сәламәтлек көне" игълан ителде. Дәресләрдән соң 1-9 класс укучылары катнашында чаңгы ярышлары үткәрелде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннерлар бәйгесе.
Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
13 нче февраль көнне Иске Айман мәктәбе базасында химия һәм биология укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә безнең мәктәптән Н.Х.Гилванова "Изменение содержания и стандарты образования: стандарты и ФГОС второе поколения" темасы буенча чыгыш ясады.

Шушы көннәрдә мәктәбебезнең ветеран укытучысы Яппарова Рәйсә апаның 90 яшьлек юбилее. Шул уңайдан бер төркем укучылар һәм укытучылар мәгариф ветеранын котларга бардылар. Мәктәп директоры Р.Ф.Бакиров һәм профсоюз җитәкчесе Г.И.Фазлыева Рәйсә апаны котлап матур теләкләр теләделәр, бүләк тапшырдылар. Укучылар җыр бүләк иттеләр. 


13
февраль, 2015 ел
җомга
Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан,  интернационалист- сугышчыларны искә алу көне бүген, 13 февральдә  Актанышның Җиңү паркы каршында митинг белән башланып китте.
Гашыйклар көнендә Татарстанда 394 пар кавыша
13 февраль иртәсендә (3:30 сәг) Пучы авылында янгын чыгып 6 кешенең гомере өзелә.
   11 февраль көнне Кадет интернат-мәктәбендә СССР гаскәре Афганистаннан чыгып 26 ел үтүгә багышланган чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International