Бөтенрәсәй күләмендә уздырылган “Бүген бәйрәм - әни бәйрәме” иҗади бәйгедә катнашып, Чалманарат мәктәбе укучылары һәм татар теле укытучысы Ә.Р.Исрафилова призлы урынга чыгып, Диплом белән бүләкләнделәр.
Исрафилова Ә.Р. - II; Гайсина Л.С. – I; Сарварова Л.И. – II; Исаева Э.И. – III; Шәрипҗанова Я.М. –III урын. Аларга зур уңышлар телибез. Укытучы Исрафилова Ә.Р Рәсәйнең “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.
Район күләмендә уздырылган “Яңа офык” газеталар конкурсында Чалманарат мәктәбенең “Хыял” мәктәп газетасы “Иң яхшы төп мәктәп газетасы” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм Диплом белән бүләкләнде. Укытучы Ә.Р.Исрафилова җитәкчелегендәге иҗат төркеменә зур уңышлар телибез.