ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
  16-21 февраль көннәрендә Кадет интернат-мәктәбендә инглиз теле атналыгы узды.

Шушы көннәрдә Краснодар өлкәсендә авыл хоккейчылары арасында узган “Алтын алка” бөтенрәсәй уеннарының финал өлешендә райондашларыбыз да катнашып, I урын алуга ирештеләр (остазлары Рафик Максутов).
11Б сыйныф укучысы Талипова Лиана (укытучысы - Рахманова Гөлнара Фалгатовна) I нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
24-февраль  көнне  Әтәс  авыл  китапханәсендә   М.Җәлил  китапларын  уку   айлыгына   йомгак  ясалды.  Йомгаклауда   балалар  белән"  М.Җәлил-герой-шагыйрь"  дигән  әдәби  викторина  үткәрелде,   айлыкта   иң  күп  китап  укучы  билгеләнде.  .Соңыннан  укучылар   тарафыннан концерт  номерлары  күрсәтелде  .
13-24 нче февраль көннәрендә Краснодар шәһәрендә "Алтын алка" Бөтенроссия ярышынының финалы булып узды.
Рус теле буенча Республика олимпиадасының финал нәтиҗәләре билгеле.
9А сыйныф укучысы Гаянова Инзилә Татарстан Республикасы хоккей буенча Беренчелегендә катнашып, җиңү яулады.
Математика, информатика һәм физика атналыгы кысасында 24 нче февраль көнне Назмиева Венера Хатиповна 9 нче сыйныф укучылары арасында "Булачак XXI нче гасыр программисттлары" викторинасы үткәрде.

21 февраль- Халыкара туган тел көне

Такталачык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы “21 февраль- Туган телләр” көненә багышланган чара белән тәмамланды. 7,8 нче сыйныф укучылары тел турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтештеләр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Атналыкны йомгаклап, актив катнашкан укучыларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.

24 февраль көнне “Яшьлек» милли – мәдәни үзәгендә 2014 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча Актаныш муниципаль районы Советы утырышы булып узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International