ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген мәктәп күләмендә 5-7 нче класс укучылары катнашында рус язучыларының әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле сөйләү бәйгесенең мәктәп туры үткәрелде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Фәррәхова Гөлсылу - 6 класс. В.А.Осеева "Хорошее";
2 урын - Ганиева Нәзилә - 5 класс. В.А.Осеева "Сыновья";
3 урын - Магданова Алинә - 6 класс. Л.Н.Толстой "Пожарные собаки". Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!

23 нче февраль көнне “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан чаңгы ярышы  мәктәбебезнең укучылар командасы 1 нче урынны алды. Афәрин, егетләр, кызлар!

20 февраль 2015 ел көнне Мари-Суыксу мәктәбендә Ватанны саклаучылар коне уңаеннан “Ягез әле, егетләр” бәйгесе уткәрелде. “Экстрим” һәм “Динамит” командаларына бүленеп ярышкан егетләребез үзләренең җитезлекләрен,осталыкларын һәрьяклап сынадылар.Нәтиҗәдә “Динамит” командасы җиңү яулады. Котлыйбыз сезне,булдырдыгыз егетләр!!!
18 февраль 2015 ел көнне Мари-Суыксу урта мәтәбендә “Уярня” бәйрәме үтте.Бәйрәм чарасына күмәкләшеп таудан чана шуу,төрле милли күңел ачу уеннары,ярышлар кертелгән иде.Җиңүче укучыларга бүләкләр тапшырылды.Балаларның шау-шулы күңелле авазларыннан авыл урамы яңгырап торды.Бәйрәм бик күңелле узды.Саф һавада бергәләп рәхәтләнеп күңел ачтык.
25 нче февраль көнне безнең мәктәп укытучылары ату буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. 

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
24 февраль көнне Иске Кормаш мәдәният йорты китапханәсендә "Җиңүгә илткән җырлар"исемле тематик кичә булды.
«Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале 1 марттан старт алачак.

Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды.

28 февраль көнне “Бүләк” чаңгы трассасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы булачак.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Югары Яхшый мәктәбендә “Аҗаган” уены узырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International