«Салават күпере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале җитеп килә

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
«Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале 1 марттан старт алачак.

Фестиваль Татарстанда яшәүче төрле халыклар мәдәниятенең үзара дуслык мәйданчыгына әверелүен, милли мәдәниятләр, тел, этнос, йола-фольклор мирасын саклау һәм үстерү традицияләрен дәвам итүне максат итеп куя.

Фестиваль 3 этапта уза. 1 марттан 10 мартка кадәр дәвам итәчәк беренче этапта Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларында сайлап алу смотрлары үткәрелә. Икенчесе 11 марттан 28 мартка кадәр булып, анысында исә сайлап алу комиссиясе фестивальнең зона этапларындагы иң яхшы чыгышларны билгели. Соңгы этап итеп, фестивальнең гала-концерты уздырыла. Гала-концерт 17 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә булыр дип көтелә. Фестивальдә балалар иҗат коллективлары катнаша. Ул 5 номинациядә уздырыла: «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «инструменталь музыка», «фольклор-йола сәхнә чыгышлары».

«Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивален Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты оештыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International