24 февраль көнне “Яшьлек» милли – мәдәни үзәгендә 2014 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча Актаныш муниципаль районы Советы утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хазиахметов, шулай ук Татарстан Республикасы Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, район суды рәисе, оешма, предприятие җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
1. “Актаныш муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар” темасы буенча Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев доклады;
2. “2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль- икътисадый үсеше Стратегиясенең төп юнәлешләре” темасы буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хазиахметов чыгышы;
3. ООО “Нигез” җитәкчесе Дамир Җәлилов чыгышы;
4. Татар Суксу авыл җирлеге башлыгы Харисов Рәсүл чыгышы;
5. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Фаттахов Энгель чыгышы;
6. Хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булган райондашларны бүләкләү.
Актаныш муниципаль район Советы утырышында бүләкләнделәр:
• «Заслуженный животновод Республики Татарстан» мактаулы исеме белән Нәҗмиева Илизә - Актаныш районы ООО "Ташкын" савымчысы ;
• «Заслуженный юрист Республики Татарстан» мактаулы исеме белән Шәяхмәтова Гөлназ - Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәлү, кадастр һәм картография Федераль хезмәт күрсәтүнең Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе;
• «Заслуженный экономист Республики Татарстан» мактаулы исеме белән Мазитова Фирая - Актаныш районы ООО «Коммунсервис –Актаныш»ның баш бухгалтеры;
• «Заслуженный строитель Республики Татарстан» мактаулы исеме белән Мингазов Фидәил - ДКУ «Главное инвестиционно-строительное управление РТ»ның баш белгече, Актаныш муниципаль районы;
• «За заслуги в развитии местного самоуправления в Республике Татарстан» медале белән Салихянов Илфар - Актаныш районы Аккүз авылы җирлеге башлыгы бүләкләнә;
• «За заслуги в образовании» Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф Министрлыгы күкрәк билгесе белән Әдһәмова Кадрия - Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы мәктәпкәчә бюджет белем бирү учреждениесе “Актаныш гомуми үсеш бирүче 7нче балалар бакчасы” тәрбиячесе бүләкләнә;
• Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф Министрлыгы Мактау грамотасы белән Гимранова Сания – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе, инглиз теле укытучысы бүләкләнә;
• Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф Министрлыгы Мактау грамотасы белән Миршәрипова Тәнзилә - Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе” инглиз теле укытучысы бүләкләнә.