ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга
Бүген мәктәбебездә Бөтенроссия "Живая классика" конкурсының район этабы үтә.
Бүген, ягъни  6 нчы март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан башлангыч класс укучылары үзләренең әбиләрен кунакка чакырдылар. Алар төрле уеннар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар һәм үзләре кулдан ясаган истәлек бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
5 нче март көнне мәктәбебездә рус теле буенча сынау имтиханнары үтте.
2-5 мартларда өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
  8Б сыйныф укучысы Гилемьянов "Кулибины XXI века" исемле яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының район турында катнашып сертификат белән бүләкләнде.
Иске Кормаш яңалыклары.Бүген  районда  "Живая классика" конкурсына төшәләр. Укучыларга уңышлар телибез.
Иске Кормаш мәктәбе укучысы Кәримова Таңсылу 14 яше тулды һәм илебезнең  лаеклы гражданины булды. Паспорт алу тантанасында булды.  

Кичә, 5 март көнне  район мәдәният йортының тантаналар залында  14 яше тулган  егет һәм кызларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру тантанасы булды.

Бүген Киров урта мәктәбе укучысы Акирова Гөлнур (Галиева Р.Ә.) "Живая классика"  конкурсына, 9 нчы сыйныф укучысы Бикмухаметова Гүзәл "Татар кызы - 2015" бәйгесенә катнашачаклар.

6 март көнне район мәдәният йортында 15.00 сәгатьтә "Татар кызы" бәйгесенең сайлап алу туры узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International