14 яше тулган мәктәп укучыларына паспорт тапшыру тантанасы

2015 елның 6 марты, җомга

 

Кичә, 5 март көнне  район мәдәният йортының тантаналар залында  14 яше тулган  егет һәм кызларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру тантанасы булды.

 

Кеше гомере бик күп истәлекле  вакыйгаларга бай инде. Туу, укырга керү, мәктәпне тәмамлау... Менә шушы вакыйгалар чылбырында  паспорт алу  иң истә кала, дулкынландыра торганнарыннан. Россия Федерациясе гражданины булуын раслаучы төп документ алу–яшь кеше өчен бер яктан мәртәбә, горурлык булса, икенче яктан  зур җаваплылык, бурычлар да өсти бит. Чөнки ул  яшь гражданинда  халкыбыз һәм Ватан алдында җаваплылык, югары мораль принципларны  тәрбияләүне максат итеп куя.

Төп документны тантаналы шартларда  Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлегенең полиция җитәкчесе Флүр Шайхуллин һәм “Форпост” җитәкчесе Алмаз Нурлыев тапшырдылар.

Бу тантананы оештыручылар үз максатларына ирештеләр булса кирәк. Залга узганда  шаярышкан үсмерләр һәм кызлар кулларына паспорт алгач  җитдиләнеп калдылар инде

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International