Кышның иң кыска аен – февральне озатып, мартны башладык. “Кышын - арбаны, җәен – чананы әзерлә.”- дигән мәкальне истә тотып Чалманарат укучылары яшелчә орлыкларын чәчүгә кереште. Бүгенге көндә борыч орлыкларын җиргә чәчүгә иң кулай вакыт.
6 нчы март көнне 6 класс укучыларына тычкан бизгәге авыруы турында тәрбия сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович укучыларга бу авыруның килеп чыгышы, аны таратучылар һәм аннан саклану чаралары турында аңлатты.
Бәйрәмнәргә ветеран укытучыларны чакыру – мәктәбебезнең күркәм традицияләренең берсе. Менә бүген дә, хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, хөрмәтле өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укытучыларыбыз үзләре әзерләгән концертны күрсәттеләр, ир-егетләребез тарафыннан матур теләкләр теләнде.
Язның беренче бәйрәме – 8 Март уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар уздырыла. 6 март көнне 4 сыйныф укучылары бәйрәмгә әниләрен һәм әбиләрен чакырдылар. Җыр-бию белән үрелеп барган бу бәйрәм мул өстәл табыны артында чәй эчү белән тәмамланды. Бәйрәм бик дәртле, күңелле узды. Укучылар иң кадерле кешеләренә узләренең кулдан ясалган буләкләрен тапшырдылар.
Кичә мәктәбебезнең гүзәл һәм уңган кызлары катнашуында “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 5-8 сыйныф кызлары, ике командага бүленеп, уңганлыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Әни” командасы 55 балл җыеп беренче урынга лаек булды. Кичәне алып барган укытучыларыбыз Закирова Ландыш Җәүдәт кызы һәм Төхбәгалиева Илина Котдус кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.