16 нчы февраль көнне район башлангыч класс укучылары арасында уздырылган “Иң яхшы эзләнүле проект эше” конкурсында 3 нче класс укучысы Элина Марданова II урынны алды. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!
“Урман уттан курка” районкүләм рәсем конкурсында 5-8 класслар арасында 5 сыйныф укучысы Зиннурова Ләйсән 1 нче урынны, 1-4 класслар арасында 4 сыйныф укучылары Ахметшарипова Алинә һәм Зарипов Рәмзилләр 2 нче урыннарны алдылар. Укытучылары Нуруллин Рушат Фирдәвис улы.
6 март көнне 11 сыйныф укучысы Сәләхетдинова Розалина “Татар кызы” бәйгесендә катнашты.