7-13 апрельдә биология һәм химия атналыгы булып узды. Атналык дәвамында биология буенча 7-8 класслар арасында “Кызыклы биология”, 5-6 класслар арасында “Кошлар – безнең дуслар!” бәйгеләре, 10 класста “Мутация сәбәпләре” темасына ачык дәрес үткәрелде, химия фәне буенча 8-9 класслар арасында “Самый-самый” дигән химик викторина уздырылды. Атналык эчендә укучылар актив катнаштылар һәм җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.
11 апрель көнне 5-6 класслар арасында кошларга багышланган “Кошлар – безнең дуслар” дигән кичә оештырылды. Кичә барышында укучылар кошлар турында кызыклы сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр чиштеләр. Бәйге кошлар турындагыкызыклы материалларга бай булды, кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмиятенә зур игътибар бирелде.
Татар теле буенча үткәрелүче “Зирәк тиен” уен- бәйгесенә мәктәбебез укучылары елдан- ел күбрәк тартыла. Узган уку елында бу бәйгедә 34 укучы көч сынашып, шулар арасында 3 нче класс укучысы Алисә Хаҗиева республика күләм җиңүгә ирешкән булса, бу уку елында 38 укучы бәйге- уенда катнашты. “Зирәк тиен” уен- бәйгесе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәемова А.М. һәм Нуриева Ә.Г.тарафыннан оештырылды.