ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Күҗәкә мәктәбендә инглиз телендә "Ел фасыллары" дигән чара үтте. Бу мероприятие дә  6-8 класс укучылары катнашты.  Укучыларның инглиз теленнән сөйләм телләре, тыңлый белүләре һәм белемнәре тикшерелде. 

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукай образы әдәбиятта, сәнгатьтә, музыкада" дип исемләнгән сочинение конкурсы уздырылды. Анда 8нче класс укучысы Хөсниярова Зөлфия җиңүче дип табылды һәм аның эше әлеге конкурсның муниципаль турына җибәрелде. Зөлфиягә уңышлар телибез. 

Саулык- иң зур байлык, диләр.Чөнки ул булмаса , кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә- юньне танып белә,җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән , уеннан канәгатьлек таба. Шул максаттан Бурсык авыл китапханәсендә “Саулык- зур байлык “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды презентация тәкьдим ителде, әңгәмә үткәрелде.

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында Космонавтика көненә багышлап, ракета макетына конкурс уздырылды. Конкурста Манихова Адилә, Басыйров Раил, Шаймарданов Рәдис, Зарипов Раил актив катнаштылар. Алар үзләренең пректлары буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

13 нче апрель көнне Чалманарат авылында өмә уздырылды.

Киров урта мәктәбе укучысы Карамуллина Юлия, су саклагыч елына багышланган, макетлар конкурсында катнашты һәм 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Хафизова Р.Ф.). Укучыга макет ясарга булышкан укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

13 нче апрель көнне мәгариф идарәсе планы нигезендә ТР ДОСААФ призына район мәктәпләре укытучылары арасында Космонавтика көненә багышланган пневматик мылтыктан ату ярышы уздырылды. Ярышта безнең мәктәптән  Гильметдинов М.Ф., Марданов А.М., Саетова Г.М., Хабирова Л.Р.лар катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

4 апрельдән 11 апрельгә кадәр Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садертдинова Г.Х. “Гаилә белеме” курсларында укып кайтты.

13,14 апрель көннәрендә китапханәнең уку залында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата "И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз..?"дигән әдәби кичә үткәрелде. 

13 апрель көнне мәктәп районның су ресурслары бәйгесендә катнашып, сертификатка ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International