ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

13 нче апрель көнне 2в сыйныфы укучылары Туган як музеенда экскурсиядә булдылар.

“Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”да зурлар төркемендә кызыклы физик- сәламәтләндерү чаралары һәрдаим үткәрелә.

13-14 апрель көннәрендә балалар бакчасы хезмәткәрләре юл буйларын чүп-чардан һәм корыган ботаклардан чистарту өмәсендә катнаштылар.

14 апрель конне Югары Яхшый мэдэният хезмэткэрлэре К. Тинчуриннын " Кияулэр" музыкаль комедиясен карадылар.

 

“Язның бер көне ел туйдыра” ди халык. Мәктәптә язгы бакча эшләренә әзерлек  күптәннән башланган иде инде: кабинетларда  помидор, борыч, чәчәк үсентеләре утыртылды. 15 апрель көнне мәктәп күләмендә өмә оештырылды:укучылар һәм укытучылар  мәктәп яны территориясен чистарттылар, теплицаның түбәсе яңарттылар.

    Берәүләр өчен язгы бакча эшләре мавыгу, тормыштагы борчу-проблемалардан читләшеп тору булса, икенчеләр өчен сәламәтлекне торгызу чарасы, кем өчендер яшәү чыганагы, ә күпләргә тегесе дә, монысы да. Җир, бакча шунысы белән яхшы: һәр яз саен ул безнең тормышны яңарта һәм барысын да яңабаштан башларга мөмкинлек бирә. Бакча кешене үзенә тарта, анда эш белән бергә ял итәсең, рәхәтләнеп уйларга, хыялланырга мөмкинлек бар. Безнең өчен дә  язгы бакча эшләре күңелле бер мәшәкать кенә!

13-14 апрель коннэрендэ Югары Яхшый мэдэният йорты хезмэткэрлэре омэдэ булдылар.

14 апрель көнне мәктәп күләмендә өмә үтте.

13 апрель көнне   кичке якта “Алтынчәч” балалар бакчасының зурлар “б” төркеме балалары, әти-әниләр, төркем тәрбиячеләре “Бүләк” урманында  “Аю” янында  “кунакта”  булдык.

 

Бу көннәрдә мәктәп укучылары каен бөресе җыялар. 

 

13 апрель көнне  мәктәптә "Күңелем Тукай белән сөйләшә"  темасына  татар теле  укытучысы Нургалиева Венера Нәҗип кызы  ачык  чара  үткәрде. Кичә  "кунаклары" 6 нчы класс укучысы  Солтанова Фирүзә-журналист, ә Тукай  ролендә 4 класс  укучысы Салихҗанов Марат бөек шагыйрь Габдулла  Тукайның  тормышы, иҗаты  турында  тыңлаучыларга  бай  мәгълүмат  җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International