ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2016 ел
җомга

Иске Җияш авылы клубында "Урман - безнең байлыгыбыз" дип исмеләнгән әдәби кичә үткәрелде.Кичәдә урман инспекторы Галиев Идеал Нәсих улы катнашты.Кичә экологик викторина уеннары белән тәмамланды.

15-апрель  көнне   Әтәс   авыл  җирлегенең   китапханәчеләре,  мәдәният  хезмәткәрләре    К.Тинчурин   исемендәге   театр  артистлары    чыгышларын   тамаша   кылдылар

12 апрель көнне клуб хезмәткәрләре юл буйларын,посадкаларны корыган ботактан,чүптән арындыру өмәсендә катнаштылар.Өмә оешкан төстә узды.

15 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубы хатын- кызларының чираттагы дәресе булып узды. Дәрес барышында гарәп телен өйрәнү һәм "Яхшы хәлләр- күркәм холыклар" темасына әңгәмә үткәрелде.

16 апрель  көнне Чөгәнә авылында өмә үткәрелде.  

15 апрель көнне Чөгәнә авылында экологик акция булып узды.

13-апрель   көнне   Әтәс  авыл   китапханәсендә   яшьләр  белән     "Сөя  халык  үзенең   Тукаен"  дигән  әдәби  кичә  үткәрелде.

15  апрель көнне  Уразай авылы мәдәният йортында  "Бердәм Россия" партиясе җыелышы булып үтте.Җыелышта барлык партия  членнары актив катнашты."Бердәм Россия" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурлыев Нурулла Гаян улы чыгыш ясады.

Кешелек тарихы куп кайгылы, коточкыч вакыйгаларны саклый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International