11 апрель – фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә.

2016 елның 15 апреле, җомга

Кешелек тарихы куп кайгылы, коточкыч вакыйгаларны саклый. Аларның күпчелеге 20 гасырга туры килә. Шуларның аеруча куркынычы фашистлар уйлар тапкан үлем машинасы – концлагерьлар.  Бу лагерьлар юкка гына үлем машинасы дигән исемне алмадылар. Чөнки 1933 елдан 1945 елга кадәр алар аша  30 иллдән 20 миллион халык узды.  Шуларның 12 миллионы газаплап үтерелде. Һәр  бишенче тоткын  бала иде. Безнең өчен бу дата аеруча кайгылы -  һәлак булганнарның  5 миллионы совет кешеләре иде. Менә шуңа күрә дә, концлагерьларда үлгәннәр һәм исән калганнар искә алу  хөрмәтенә Берләшкән Милләтләр оешмасы бу көнне  фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтәргә тәкъдим итте. .

Актаныш балалар китапханәсендә, күңелләрне тетрәндергеч бу вакыйга уңаеннан, тематик дәрес уздырылды. Балаларга дәрестә фашист концлагерьларындагы  вәхшилекләр, ерткычлыклар турында сөйләдек. Дәрес азагында балаларга украин язучысы В. Кашинның “Бүре өне” китабын укырга тәкъдим ителде. Балаларны шушы китапны укырга  җәлеп итү максатыннан,  язучының китабы буенча эшләнгән видеоролик күрсәтелде.  Бу тематик дәрестә катнашкан 4 ”А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Дилара Хөббетдинова)  үз фикерләре белән уртаклаштылар, китапны укырга теләкләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International