15 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубы хатын- кызларының чираттагы дәресе булып узды. Дәрес барышында гарәп телен өйрәнү һәм "Яхшы хәлләр- күркәм холыклар" темасына әңгәмә үткәрелде. Җирлекнең "Ак калфак" оешмасысының дин һәм милли тормыш буенча җитәкчесе З.Нурлыева "Мәрхәмәт вә йомшак күңеллелек, ярдәмләшү вә юмартлык, олылырга хөрмәт турында сөйләде, томыштан мисаллар китерелде.