ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Югары Яхшый мәктәбенең 6 класс укучысы Харрасов Рубин, район күләмендә узган техник иҗат күргәзмәсендә “Станоклар, инструментлар һәм башка эшләнмәләр “ номинациясендә 3 урын алды.

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм конкурс булып узды. 

27 апрель көнне Яңа Әлем авыл китапханәчесе  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Яз һәм Тукай " исемле тамчы шоу уздырдык. Бәйрәмдә 4-5 нче сыйныф укучылары катнашты."Шүрәле" һәм "Былтыр "командалары көч сынаштылар.Нәтиҗәдә дуслык җиңде.Катнашучыларга бүләкләр бирелде.

22 апрель көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә укучыларның техник иҗат фестивале узды. 

27 апрель көнне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә"Тукай оныклары исемле"викторина уздырдык.

 "Бердәм Россия" партиясенең Тат. Ямалы башлангыч оешмасының  җыелышы булды. 

    26 апрель  көнне Яңа Кормаш китапханәсендә “Дуслык” балалар бакчасы балалары  Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Анда балалар бакчасы коллективы, балалар катнашты.Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җырлар  җырладылар.

22 нче апрель көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең актлар залында Сәнгать мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучы балаларның беренче концертлары булды.

Мәктәптә бакча эшләре башланды. Һәрбер класс дәресләрдән соң класс җитәкчеләре белән бергәләп бакчада эшлиләр.5-6 класслар җиләк арасын чистартып куйдылар.

21 апрельдә  "Балалар иҗат үзәге" базасында фәнни-техник иҗат III республика фестиваленә әзерлек кысаларында мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында муниципаль техник иҗат күргәзмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International