Язның ягымлы кояшы якты нурлары белән күзләрне иркәләгән ямьле көннәрне Меңнәр мәктәбе укучылары, укытучылар, техник эшчеләр полосадагы агачларны агартырга чыктылар.
29 нчы апрель көнне Гуманитар гимназия-интернат базасында район химия hәм биология укытучыларының мастер-класс бәйгесе үтте. Бәйгедә районнан 26 укытучы көч сынашты. Меңнәр мәктәбе укытучысы Кашапова Л.Р. мактаулы 2 нче урынга лаек булды.
6 нчы май көнне башлангыч класс укучылары сугыш чоры баласы - Бания әбине очрашуга чакырдылар.
Җиңү бәйрәмен каршылап Әтәс авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре һәйкәлләрне чистарттылар, веноклар ясадылар
2б сыйныфы укучысы Фардиева Алиса (укытучысы - Камалова Нурсия Закариовна) математика фәне буенча контроль тест үткәрүдә катнашты.
6 май көнне Актаныш районы мәдәният сараенда, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан, “Еллар аша дан җырлыйк без Бөек Җиңүгә” дип аталган кичә үткәрелде.
5 май көнне район үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чара үтте.
13 нче май көнне гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал укулары исемендәге V республика педагогик укулары үтәчәк. Сайлап алу турын үтүчеләрне гимназия-интернатка чакырып калабыз. Регистрация 8.00 сәгатьтә башлана. Чакырылучылар исемлеге белән түбәндә танышырга мөмкин.