20нче май көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 4А сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Кичә ата-аналар һәм балалар катнашында бик күңелле узды. Кыска гына вакыт эчендә укучылар үзләрен төрле яктан күрсәттеләр: нәфис сүз сөйләү, моңлы җыр башкару, музыка уен коралларында уйнау. 4 ел белем алу дәверендә үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны сәхнәләштерделәр. Сыйныф җитәкчесе Салихова Энҗе Хавис кызы укучыларына изге теләкләрен теләп, киләчәккә акыллы киңәшләрен бирде.
18 нче май көнне 11 нче класс чыгарылыш укучыларының татар теленнән мониторинг тикшеренү үттеләр.
17 нче майдан 20 нче майга кадәр Актаныш районы Байсар авылы урманында 62 нче туристик слет узды.
22-май көнне Әтәслеләр алдан тавыш бирүдә катнаштылар.
Кадет интернат-мәктәбендә 30 нчы майдан 1 нче июньгә кадә республика күләмендә үтә торган хәрби-спорт уены “Аҗаган-2016” га әзерлек бара.
19 май - Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне.Шул чорларның кадерле истәлекләре булып музейларда гына галстук,быргы - барабаннар саклана. Өлкәннәрнең күңелендә пионерга кабул ителүләр,пионер антлары,отряд сборлары турында хәтирәләр яңара
Татар теленнән БРТ нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәпнең 9 класс укучылары әлеге сынауны уңышлы уздылар. Афәрин!
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең белемнәрен төрле бәйгеләрдә сынап карый. Шушы көннәрдә "Көнгерә" халыкара яшь математиклар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Математика укытучысы Филиза Гильфанова укучыларга тантаналы шартларда сертификатлар, грамоталар тапшырды.
2016 елның 23 маеннан 27 маена кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмаларында азык җыю техникасының һәм азыксаклагычларның 2016 елгы азык әзерләү сезонына әзерлегенә смотр-конкурслар узачак. Максат – терлек азыгы әзерләү эшләренә әзерләнү дәрәҗәсен арттыру.
22 май көнне Уразай җирлеге халкы Такталачык авылында алдан тавыш бирү мероприятиясендә катнашты.